Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабуганың «Без бергә» штабы активистлары госпиталь өчен 1,5 тонна гуманитар ярдәм җибәрде

Шулай ук балалар өчен татлы бүләкләр, китаплар һәм канцелярия товарлары тупланды.

Яшь гвардиячеләр һәм «Без бергә» гуманитар штабы активистлары бу елда беренче гуманитар ярдәм партиясен озатты. Битараф булмаган алабугалылар һәм төрле оешмалар көче белән кыр һәм төбәк госпитальләрендә яткан сугышчыларга 1,5 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыелган.

Җибәрелгәннәр арасында — дарулар, хирургия инструментлары, култык таяклары, коляска, памперслар, юрганнар, шулай ук Яңа ел һәм Раштуа бүләкләре. Моннан тыш, яшь гвардиячеләр Краснодон өлкә балалар интернат-йорты тәрбияләнүчеләренә татлы бүләкләр, китаплар һәм канцелярия товарлары җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев