Алабуганың инвалидлар өчен интернат-йорты Россия Президентын сайлауда актив катнаша
Интернат-йортта өлкәннәр өчен тавыш бирү оештырылды.
1381 нче сайлау участогы әгъзалары һәм учреждение хезмәткәрләре өлкәннәр өчен турыдан-туры интернат-йортта тавыш бирү оештырды.
Интернат-йортта яшәүче һәркем илебез киләчәге өчен үз тавышын бирә алды.
Бүген — Россиядә Президент сайлауларының өченче көне. Сайлауларның икенче көне нәтиҗәләре буенча Татарстанда сайлауга килү 63,3% тәшкил итте, Россия буенча дистанцион электрон тавыш бирүне исәпкә алмаганда (ДЭГ) — 55,10%.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев