Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабуганың «Ватанны саклаучылар» координаторы Таңсылу Хөснуллина фонд эше турында сөйләде

Алабугада «Ватанны саклаучылар» («Защитники Отечества») фонды район башкарма комитеты бинасында Тынычлык проспекты, 12, 114 нче кабинет адресы буенча урнашкан.

1 июньдә Алабугада «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды эшли башлады. Аның социаль координаторларының берсе — Таңсылу Хөснуллина.

Тынгы белмәс йөрәкле, актив тормыш позициясендә булган Таңсылу ханымны Алабугада белмәгән кеше юктыр. Фикердәшләре белән бергә «Игелек планетасы» инвалид балалар һәм яшьләр региональ иҗтимагый оешмасын булдыруга да киләсе елда инде 15 ел тула.

— Ләкин бу эш, оешма рәсми рәвештә барлыкка килгәнче үк башланды. Уртак эш безне, үзенчәлекле балаларның әниләрен, бергә туплады, берләштерде, чөнки без социализациягә, дәвалауга мохтаҗ идек. Бу — 90нчы еллар һәм ул вакытта тернәкләндерү үзәкләре дә юк иде. Без баланы дәвалап була торган урыннарны эзләдек, аннары башкалар белән мәгълүмат уртаклаштык, — дип искә ала Таңсылу Солтановна.

Беренче вакытларда барлык үзенчәлекле балаларны берләштергән 13 нче балалар бакчасыннан тыш, алар шул чорда безнең шәһәрдә эшләгән «Ариадна» психологик үзәгендә дә җыела алганнар. Анда балалар белән шөгыльләнеп, аларга социумга керергә ярдәм итүче педагоглар һәм психологлар булган. Соңрак «Астра» реабилитация үзәге дә эшли башлый. Анда яңа оешма өчен беренче бүлмә бүлеп бирелә, төрле түгәрәкләр уздырыла, махсус программа эшләнә. Балалар белән педагоглар шөгыльләнә.

— Бездә искиткеч вокал педагогы Светлана Исаева эшләде; Гөлнара Галстян теләсә нинди, хәтта коляскаларда да бию куя алды; Әлфирә Бәгдануровна балаларыбызны кул эшләре белән шөгыльләнергә һәм аннан курыкмаска өйрәтте; театр осталыгы буенча педагог Венера Нурулловнаны балалар чын күңелдән яраттылар; Юлия Климченко белән рәхәтләнеп шөгыльләнделәр. Бүгенге көндә педагоглардан бездә Тамара Смирнова эшли. Безнең ярдәмчеләребез һәрвакыт күп булды. Шәһәрдә, мөгаен, «Игелек планетасы» тормышында катнашмаган кешеләр бик аздыр, — ди Таңсылу Хөснуллина.

2014 елдан бүгенге көнгә кадәр бу оешма Тынычлык проспекты, 24а адресы буенча эшли. Начар хәлдә булган бүлмәләрне битараф булмаган кешеләр ярдәме белән төзекләндерәләр.

Ләкин махсус хәрби операция башлану белән "Игелек планетасы«ның эш юнәлеше бераз үзгәрә. Аларның «үзенчәлекле» тәрбияләнүчеләре «Ышаныч» үзәгенә йөри башлыйлар, ә буш вакытларында алар мөмкин булганча маскировка челтәрләре үрә, коры душ җыялар һәм башка күп нәрсәләр эшлиләр.

— Без оешмабызда ремонт ясадык, соңгы бүлмәне генә яңартасы калган иде. Махсус хәрби операция игълан ителү белән без «Вместе к победе» хәрәкәтенә кушылдык, гуманитар ярдәм җыя башладык. Маскировка сеткалары үрү өчен махсус станоклар куелуын сизми дә калдык, ярдәм җыела башлады. Дөрес эшләдек дип уйлыйм. Ләкин без тәрбияләнүчеләребезне ташламадык, аларны урнаштырдык, алар белән дәресләр үткәрелә, — ди социаль координатор.

Хәзер «Игелек планетасы» нда эш берничә юнәлештә бара, һәм волонтерлар бер мизгелгә дә туктап тормый, әмма, Таңсылу Солтановна билгеләп үткәнчә, гуманитар ярдәм җыю хәзер баштагы кебек үк актив түгел.
Шулай ук, үзе дә сизмәстән, Таңсылу Солтановна быел «Ватанны саклаучылар» фондында эшли башлады. Аның оештырылуы турында хәбәр алу белән, район җитәкчелеге аңа бу эш юнәлеше белән шөгыльләнергә һәм үзенә ярдәмчеләр — башка социаль координаторлар җыярга, ә аннары алар белән бергә ике ай дәвамында үткәрелгән махсус курсларга барырга тәкъдим итә.

Хәзер фондта өч кеше дүрт районга — Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеевск районнарына хезмәт күрсәтә.

— Безнең төп максатчан категория — МХО урынында булган хәрби хәрәкәт ветераннары һәм һәлак булганнарның гаилә әгъзалары. Моннан тыш, без хәзерге хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре белән дә эшлибез. Алар теге яки бу мәсьәлә буенча киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр, киңәш сорыйлар. Шәхсән минем янга, әлбәттә, күбрәк гуманитар ярдәм буенча киләләр, — ди алабугалы.

Исегезгә төшерәбез, Алабугада «Ватанны саклаучылар» («Защитники Отечества») фонды район башкарма комитеты бинасында Тынычлык проспекты, 12, 114 нче кабинет адресы буенча урнашкан. Ул 8.00 дән 18.00 гә кадәр эшли. Алдан язылу кирәкми, әмма кирәк булганда 8-917-898-80-46 (Таңсылу Хөснуллина) яки 8-987-230-49-24 (Наталья) телефон номерлары буенча алдан шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев