Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

«Без бергә» гуманитар штабы МХО урынындагы Алабуга сугышчыларына яңа ел бүләкләре әзерли

Бүләкләр сугышчыларыбызның күңеленә хуш килгән.

«Без бергә» гуманитар штабы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәменә һәр сугышчыбызга шәхси бүләк әзерли.

Бүләкләрнең беренче партиясе инде МХО урынына киткән. Бүләк тартмаларына блиндаж шәме, бер банка куертылган сөт, өч төрле кайнатма, бал, кофе, чәй, чикләвек батончигы, конфет (монпасье), шоколад, оекбаш, трусы, бальзам, салфетка, витаминнар, консервалар һәм Яңа ел теләкләре язылган хат салына.

Бүләкләр сугышчыларыбызның күңеленә хуш килгән. Ә гуманитар остаханәдә эшләүче волонтерларга кирәк:

  • чиста картон (рәсемнәр һәм ак буяуларсыз)
  • кукуруз, яшел борчак, тушенкадан бушаган юылган һәм кырлары эшкәртелгән банкалар
  • парафин
  • балавыз (воск)
  • балалар ризыгыннан калган чиста пыяла банкалар
  • табигый бал
  • өйдә ясалган варенье 
  • термоноскилар
  • бәйләнгән йон оекбаш
  • ирләр өчен эчке кием
  • бер тапкыр кулланыла торган бритвалар
  • термобелье
  • футболкалар
  • аяк киеме.

Ярдәм итәргә теләүчеләрне Нефтьчеләр проспекты 29а адресы буенча урнашкан «Без бергә» гуманитар штабта көтәләр. Элемтә өчен телефон: 8 987 286 74 39. Акчаларны Наталья М. исеменә Сбербанк картасына 8 917 251 03 88 номеры буенча җибәрергә мөмкин. «Челтәр һәм шәмнәр өчен» дип язарга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев