Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Фонтан коену урыны түгел

Күптән көтелгән эссе җәй куандырмый кала алмый. Әгәр әле коенырга да мөмкинлек булса, бу икеләтә шатлык. Бигрәк тә балалар өчен.

Эссе көннәр башлану белән, балалар һәм өлкәннәр су янына ашыга. Аерым алганда, хәзер фонтаннар бик популяр. «Гуляй-парк»тагы фонтан көн саен берничә дистә баланы җыя, алар суда шаяра-көлә уйный, һәм моның куркыныч булырга мөмкин икәнлеген уйламый да. Ә бит бу хакта анда урнаштырылган билге дә кисәтә: «Игътибар! Фонтанда коену тыела! Электр тогы белән зарарлану куркынычы бар!». ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга районы һәм шәһәре территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Роза Салихова әйтүенчә, фонтаннар һаваны сафландыру өчен кирәк, ә аларда коену катгый тыела. Өстәвенә, бу гигиена ягыннан да яхшы түгел, чөнки фонтанда сукбай этләр дә, кошлар да коенырга мөмкин. Шуңа күрә өлкәннәргә бу хакта истә тотарга һәм балаларга аңлатырга кирәк. Фонтаннарда коену куркыныч, чөнки биредә су тикшерелмәгән, ә су төбендә яктылык бирә торган металл трубкалар урнашкан. Димәк, балаларга тагын бер җитди куркыныч яный — электр тогы белән зарарлану.
Әйтик, мондый очрак күптән түгел Волгоград өлкәсенең Березовский станицасында булган иде, анда фонтанда ток сугудан тугыз яшьлек кыз һәлак булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев