Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Исем белән чынбарлык туры килмәү

Редакциябезгә Яшьләр урамының 7нче йортында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Алар йорт янындагы җирдә ятучы чүп-чардан туйганнар.

– Элек биредә азык-төлек кибете иде, әмма ул ябылды, хәзер аның бинасында башка оешма. Менә карагыз әле: тәмәке каплары, шешәләр – болар барысы да бина янында ук аунап ята. Ә бит шушында ук нәниләр балалар бакчасына йөри. Бик күңелсез хәл бу. Әле элеккеге кибетнең исеме язылган элмә такта да һаман эленеп тора. Аны кайчан алып куярлар икән? Исеме чынбарлыкка туры килми, – ди Валентина Королева.

Шулай итеп, бу юлы “игътибар үзәгендә” дигән рубрикабызның тискәре үрнәге – Яшьләр урамы, 7 адресы буенча урнашкан элеккеге кибет каршындагы территория. Ә бит шушы урынны тәртиптә тоту өчен эшмәкәргә акча сарыф итү дә кирәк түгел, нибары себерке, соскыч һәм тәртипкә омтылыш кына кирәк.

Әлеге бина хуҗасына капма-каршы булып, рубрикабызга уңай билге белән Тынычлык проспектындагы бер кибет керде.

Атна саен территорияләре тәнкыйтькә дучар булган биналарның һәм территорияләрнең милекчеләренә 50гә якын хәбәрнамә языла. Бу эшчәнлек үз нәтиҗәләрен бирә. Мәсәлән, элек рейд комиссиясе тарафыннан начар билге алган Болгар урамындагы күпфатирлы торак йорт төзелеше өчен урын тәртипкә китерелде. Бу хакта шәһәрнең төп трибунасыннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин сөйләде.

Бу юлы үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә Нефтьчеләр проспектындагы өс киеме кибете, Интернационал урамындагы реклама фирмасы һәм Яшьләр урамындагы бер азык-төлек кибете “5”ле билгесенә лаек булды. Ә менә Төзүчеләр урамындагы коммерция бинасы, Мәскәү урамындагы азык-төлек кибете һәм Нефтьчеләр проспектында урнашкан көнкүреш техникасы кибете начар билге алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев