Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Лисичанск һәм Рубежное мәктәп укучылары беренче тапкыр РФ Президентын сайлауда тавыш бирде

Югары сыйныф укучыларын мөһим вакыйга белән котладылар.

Беренче тапкыр ил Президентын сайлауда Луганск Халык Республикасыннан өлкән сыйныф укучылары катнашты, алар уку елын КФУ Алабуга институтының «Университет» мәктәбендә тәмамлыйлар. Бу хакта Алабуга институтының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Тормышларындагы беренче мөһим гражданлык сайлаулары белән укучыларны Алабуга институты директоры Елена Мерзон котлады, ә Алабуга шәһәр Советы депутаты Александр Деготьков яшь сайлаучыларга Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге биргән истәлекле сувенирлар бүләк итте.

Кунаклар Россия Федерациясе гражданнарының үзләренә йөкләнгән җаваплылык дәрәҗәсен тулысынча тоячакларына өмет белдерделәр. Чөнки илнең киләчәген билгеләгәндә һәр тавыш мөһим.

Тавыш бирүдә барлыгы 1500гә якын укучы һәм «Университет» мәктәбе, колледжы һәм Алабуга институты студентлары катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев