Алабуга районы Морт авылында Лисичанск балалары түбәтәй ясау буенча мастер-класста катнашкан
Үз куллары белән ясаган түбәтәйләрне аларга истәлеккә бүләк иткәннәр.
Узган атнада Морт авылында Луганск өлкәсенең Лисичанск шәһәреннән килгән балалар экскурсия белән булып киткән. Көзге каникул вакытында Алабугада ял итүче бу балалар «Вместе — целая страна» программасы кысаларында районыбызның гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән танышкан.
Кыз-егетләрне Мортта җырлар белән каршы алганнар, кош теле белән сыйлаганнар. Авыл турында презентация караганнан соң, кунакларга татар биюләрен, татар халкының Сабантуй бәйрәмен һәм «Аулак өй» күренешләрен күрсәткәннәр. Соңыннан кунакларга татар бию элементлары һәм түбәтәй ясау буенча мастер-класста катнашырга тәкъдим ителгән. Үз куллары белән ясаган түбәтәйләрне аларга истәлеккә бүләк иткәннәр.
Шул ук көнне Лисичанск балалары Морт мәктәбендә булырга да җитешкән. Алар өчен физика, химия, биология «Үсеш нокталары» буенча цифрлы лабораторияләр кулланып мастер-класслар оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев