Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Морт авылы халкы МХО көрәшчеләре өчен 200 челтәр үргән

Хәрбиләр өчен икейөзенче маскировка челтәре җитештерү аларны үрүче осталар өчен генә түгел, ә бөтен авыл халкы өчен дә шатлыклы вакыйга булды.

Авыл хезмәтчәннәренә чираттагы казанышлары өчен рәхмәт белдерергә җирлек башлыгы шәхсән үзе килгән иде. «Алгы сызыкта егетләрнең үз җиңүләре, тылда — үзебезнеке. Булдырасыз, кызлар!» — дип мактады Фаиз Закиров активист авылдашларын.

Беренчеләр рәтендә
«Ярдәм янәшә» хәрәкәте Мортта ил буенча өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң ук барлыкка килә. Махсус хәрби операция зонасына көрәшчеләрне беренче мәртәбә озатканнан соң икенче көнне үк җирле активист, элеккеге мәктәп директоры, ә хәзер территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисе Кадрия Сәлимова социаль челтәрләрдә авыл төркемендә хәбәр бирә һәм битараф булмаган авылдашларын җавап бирергә чакыра. Аның идеясен шунда ук хуплыйлар. Җирле совет остаханә өчен урынны да билгели, ул клубның актлар залы була. Хатын-кызлар, нигездә пенсионерлар, монда җыелып эшли башлый.

МХО катнашучыларына ярдәмне йон оекбашлар бәйләүдән, гуманитар посылкалар җыюдан һәм формалаштырудан башлыйлар. Алга таба эшчәнлек даирәсе киңәя. Мортлардан берничә кеше Алабугага Наталья Рябушеваның «Өйдә көтәләр» («Дома ждут») остаханәсенә маскировка челтәрләре үрү тәҗрибәсен үзләштерергә килә, соңрак яңа күнекмәләргә иптәшләрен дә өйрәтәләр. Үрү станогына килгәндә, аны да үз кешеләре — Морт авылында яшәүче Илдус Садыйков ясаган. Шулай итеп, уртак максат белән берләштерелгән авылдашлар бердәм, дус-тату командага әйләнә.
«Без барыбыз да бер-беребезгә туганнар кебек якын», — дип горурланып сөйли Кадрия Хөсәен кызы.

Барысы да Җиңү өчен
Хәзерге вакытта МХО зонасында алгы сызыкта өч Морт кешесе хезмәт итә: икесе мобилизацияләнгән, өченчесе — үз теләге белән киткән ирекле. Аларның һәрберсе белән Кадрия Сәлимова элемтәдә тора. Әлбәттә, мөмкин булганча. Еш булмаса да, егетләрдән хәбәр килеп тора. Шулай итеп, Мортта көрәшчеләргә ни-нәрсә кирәклеген һәрвакыт белеп торалар.

Челтәрләр кирәк икән — тиз арада үреп өлгертәләр, авылдашлары туган якларын сагынса — хатлар язып, догаларын да куеп, посылкаларга салып җибәрәләр; егетләр өчен токмачлы аш тансык булса — тырыш, кайгыртучан хуҗабикәләр никадәр кирәк булса, шул хәтле өй токмачы әзерлиләр. Мәсәлән, әле күптән түгел генә 80 контейнер тутырып җибәргәннәр. 

«Без пенсионер хатын-кызлар, безне алгы сызыкка алмыйлар, — ди барлык аналар, хатыннар, апа-сеңелләр исеменнән Кадрия Хөсәенова. Ә ярдәм итәргә кирәк! Без моны ничек эшли алабыз? Бары тик догаларыбыз һәм тылдагы эшләребез белән».

Сеткалар гына түгел
Авыл остаханәсенә килүче иң өлкән яшьтәге осталарның берсе — Фәүзия апа Шакирова. Аңа 78 яшь. Ләкин ул сәламәтлегенә дә, яшенә дә зарланмый. Киресенчә, иренең аны челтәрләр үрергә озатып калуын шаярып сөйли. Гаиләсе аның эшен баштан ук хуплый. «Тормыш иптәшем дә, балаларым да бу теләгемә аңлап карадылар. Берәү дә зарланмады, каршы килмәде, үгетләмәде», — ди Фәүзия апа. Сүз уңаеннан, бу көннәрдә ул хәрбиләр өчен махсус баш киеме ясауны да үзләштергән. «Ул снайперлар һәм разведчиклар өчен кирәк», — дип аңлата Фәүзия апа.

Башта Фәүзия ханым аны Кадрия Хөсәен кызы алып кайткан үрнәк буенча бәйли. Хәзер инде беркая карамыйча да эшли ала. Кичләрен өйдә башлыкның нигезен бәйли, ә клубта һәр бәйләнгән күзәнәккә тасмалар беркетә. Фәүзия апа яшерми — бу эш шактый күп вакыт һәм сабырлык таләп итә, әмма СССР чорында, патриотизм рухында тәрбияләнгән кеше буларак, ул башкача булдыра алмый.

Эшнең чын осталары
Маскировка челтәрләренә килгәндә, аларны үрү эшенә иң беренчеләрдән кушылган кеше Мәдинә Тимерханова була. Ул баштагы мәлләрдә үз хаталарында өйрәнүләрен, тора-бара гына «дөрес» сеткалар үрә башлауларын искә ала. Аның каравы хәзер чын хәрби экипировканың бөтен төсләрен, ә маскировка челтәрләрен җитештерүнең бөтен технологиясен сөйләп бирә алалар. «Челтәр үрү — үзенчәлекле эш. Бу тукыма кисәкләрен бер-берсенә бәйләп кую гына түгел. Челтәр кырыена аерым бау беркетергә, моның өчен полосаларны нык итеп тарттырып куярга кирәк. Куллар авырта, тырнап канатмас өчен, перчаткалар киеп эшлибез. Авыр булса да түзәрбез, иң мөһиме — егетләргә ярдәм», — ди Мәдинә Тимерханова.

Морт авылы халкы моңарчы да дус-тату булып яшәде, әмма мобилизация биредә яшәүчеләрне тагын да ныграк берләштергән. «Вәзгыятьне аңлаучылар күп. Без барыбыз да бер зур гаилә кебек», — ди алар. Өйгә ялга кайткан сугышчыларны да бу остаханәдә ачык йөз, туганнарча кунакчыллык күрсәтеп, тәмле сыйлар пешереп каршы алалар. Һәм 200 челтәр әзерләү кебек вакыйга да чын бәйрәмгә әверелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев