Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Район башлыгы Рөстәм Нуриев ялда булган хәрби хезмәткәрләр белән очрашты

Очрашу «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә узды.

— Махсус операция зонасына килү белән андагы җимерелгән йортларны күргәч йөрәккә авыр булды. Кешеләр кызганыч, − дип сөйли сугышчыларның берсе.

Сөйләвенчә, хезмәт вакытында барлык сугышчылар да бер гаилә кебек яшиләр, көнкүрештә дә, сугыш вакытында да бер-берсенә ярдәм итәләр.

— Берсендә яралы иптәшләрне, яраларын бәйләп, сугыш кырыннан алып чыгарга туры килде. Әлбәттә, куркыныч булды, — дип сөйләде ул.

Кечкенә концерттан соң, чәй табыны артында Рөстәм Мидхәт улы хәрбиләрнең өйләрендәге хәлләре, кирәкле ярдәм чаралары белән кызыксынды. Ул шулай ук хәрбиләр өчен психологик консультация кирәклегенә игътибар итте һәм аларга белгеч белән аралашу мөмкинлегеннән файдаланырга киңәш бирде.

Сүз уңаеннан, ял итүчеләр арасында хәзер реабилитация узучы яралылар да бар иде. Аларның берсе 24 апрельдә җитди яралана. Ир-атны каска һәм бронежилет кына коткарып кала. 

— Барысын рәттән утка тоталар, тыныч объектмы ул, түгелме — моңа беркем игътибар итми. Яралангач та, беренче вакытларда бик авыр булды, әмма хәзер инде күпкә яхшырак, савыгам, − диде алабугалы.

Очрашу ахырында хәрбиләргә тагын бер тапкыр рәхмәт сүзләре әйтелде һәм вещмешоклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев