Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Рейдлар дәвам итә: ремонтларга, төзекләндерергә, кисәргә!

Алабугада территорияләрне төзекләндерү буенча рейдлар дәвам итә һәм үз нәтиҗәләрен бирә. Бу турыда шәһәр трибунасыннан атналык киңәшмәдә Алабуга районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов сөйләде.

Мисал өчен, 6нчы микрорайонда Нефтьчеләр проспектында урнашкан бер бинаның хуҗасы ремонт эшләрен башлап җибәргән инде. Тагын берничә сәүдә ноктасы хуҗалары үз биналарының тышкы кыяфәтен билгеле бер вакытка кадәр тәртипкә китерәчәкләрен әйтте. Мәсәлән, Габдулла Тукай урамындагы кибетнең керү урыны киләсе елның 1 маена кадәр ремонтланган булырга тиеш; Төзүчеләр урамындагы сәүдә ноктасыныкы – 1 июньгә кадәр, Алабуга ит-консерв комбинатыныкы – 31 декабрьгә кадәр; Тынычлык проспектында сәүдә нокталарының берсендә суыту җиһазларының ябулыгын буяу эшләре 2020 елның 1 маена кадәр үткәрелергә тиеш.

ТКХ һәм төзелеш департаменты тарафыннан, идарәче компанияләр белән берлектә, куакларны, америка өрәңгесе үсентеләрен кисү эше алып барыла. Агымдагы атнада Мәскәү урамындагы 113 санлы йортның капкасын һәм коймасын яңарту, шушы ук урамда 114 санлы йортның тышкы ишеген ремонтлау, Төзүчеләр урамының 8-10 санлы йортлары янында америка өрәңгеләрен кисү, Нефтьчеләр проспекты 58-60 һәм Разведчиклар урамының 45 санлы йортлары янында америка өрәңгесе үсентеләрен һәм куакларны кисү планлаштырыла.

Муниципаль контроль бүлеге тарафыннан җир кишәрлекләре һәм торак йорт милекчеләре белән җитешсезлекләрне бетерү буенча эш алып барыла. 12 декабрьдә җир кишәрлекләре милекчеләрен билгеләү һәм ачыкланган хокук бозулар буенча аңлатмалар бирү өчен аларны бүлеккә чакыру максатыннан Тугаров урамына чыгу планлаштырыла. Моннан тыш, Тугаров урамында юл капламын торгызу буенча эшләр алып барыла. Православие зиратлары каршында тирәкләр киселгән, иске бәдрәф алып куелган, тукталыштан ерак түгел урнашкан чүплек бетерелгән.

–Төзекләндерү эше кышкы вакытта да дәвам итәчәк, әмма эшләрнең күбесе җәй көне башланачак, – дип билгеләде Ленар Нургаянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев