Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

РФ Президентын сайлау көннәрендә Алабугада сугышчылар өчен челтәрләр үрәләр

Мастер-класс 2 нче гимназиядә урнашкан сайлау пунктында оештырылды.

Мондый чараның инициаторы — «Яшь гвардия» нең җирле бүлеге җитәкчесе Роман Епанешников.

— Бездә өч көн дәвамында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар барачак. Бу безнең илдәге һәр кеше өчен бик мөһим вакыйга. Сайлаулар — бәйрәм, һәркем үз карашын күрсәтә ала торган вакыт. Без яшь гвардиячеләр белән бергә кешеләрне бу эшчәнлеккә җәлеп итү өчен маскировка челтәрләрен үрү барышын күрсәтәбез. Алабугалылар сайлауларга килгәч, безнең шәһәрдә актив гражданлык позициясе күрсәтүче һәм МХО зонасында булган сугышчыларыбыз өчен маскировка челтәрләре үрүче инициативалы кешеләрнең барлыгын күрсеннәр дип тырышабыз.

Роман билгеләп үткәнчә, мастер-класста катнашырга теләүчеләр күп.

— Килеп кызыксынып китүчеләр дә бар. Без аларга моның ни өчен һәм ничек эшләнгәнен аңлатабыз. Челтәрләр безнең сугышчылар өчен бик кирәк, алар анда һәрвакыт җитми, — ди Роман Епанешников.

— Бүген мин тавыш бирергә килдем һәм монда челтәр үрү буенча мастер-класс узуына шатландым. Мин бу эштә үземне сынап карарга күптән хыяллана идем, ләкин һаман вакыт җитмәде. Ә бүген миңа искиткеч мөмкинлек бирелде, хәзер мин моны эшли беләм һәм алга таба да челтәр үрергә булышырга планлаштырам, — дип уртаклашты алабугалы Алсу Гайнетдинова.

Волонтерлар сайлауларда өч көн дәвамында мастер-класслар үткәрәчәк. Һәркем килә, тавыш бирә һәм яхшы эшкә кушыла ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев