Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алабугада тавыш бирде

Тавыш бирергә ул 1390 нчы сайлау участогына килде.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Россия Президенты сайлауларында тавыш бирүдә катнашты. Ул Алабуга шәһәренең 1390 нчы сайлау участогында үз тавышын бирде, ил өчен мөһим булган вакыйгада актив гражданлык позициясен күрсәтте. Бу хакта ведомствоның рәсми телеграм-каналында хәбәр ителә.

Бүген Россия Федерациясе Президентын сайлауның өченче көне. Бу көннәрдә сайлау участоклары 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык. Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы территориясендә барлыгы 62 сайлау участогы урнашкан, шуларның 39ы шәһәрдә, шул исәптән бер вакытлыча пункт — үзәк район хастханәсе территориясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев