Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Тышкы күренешкә төкереп караганда

Якын-тирәнең торышы белән аз шөгыльләнүче предприятиеләр һәм оешмалар арта бара.

Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин җитәкчеләрнең атналык гомумшәһәр җыелышында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, төзекләндерү һәм яшелләндерү бүлеге хезмәткәрләре шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары биналарының тирә-юне төзекләндерелмәгән территорияләрне ачыклау максатыннан рейдларга чыгуны дәвам итә.

Бу арада гына да комиссия “кара” исемлеккә эләккән 30дан артык ноктаны ачыклаган. Сүз уңаеннан, бу атнада аны шәһәр учреждениеләре генә түгел, торак йортлар һәм хәтта төзелеш объектлары да тулыландырды. Менә кайберләре:

- Мәрҗани урамындагы фитнес-клуб;

- Нефтьчеләр проспекты буенча торак йорт;

- Максим Горький урамындагы торак йорт;

- Чапаев һәм Азин урамнары кисешендәге азык-төлек кибете;

- Мәскәү урамында төзелеп бетмәгән күпфатирлы йорт;

- Шәһәрлек урамындагы төзелеш объекты;

- Тугаров урамындагы шәхси секторны уратып алган койма.

Кирилл Мокшин сөйләвенчә, шәһәрнең намуссыз җитәкчеләрен ачыклау эше белән бер үк вакытта, оешмаларга беркетелгән һәм аларга якын-тирә урыннарда яфрак һәм чүп-чар җыештыру буенча гомумшәһәр өмәләре үткәрү дә дәвам итә. Әмма кышкы чор башлану белән, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе кар һәм бозны вакытында чистартуга аерым игътибар бирергә кушты. Шәһәрнең үзәк урамнарында иске агачларны кисү буенча эш дәвам итә, дип билгеләп үтте Кирилл Мокшин; ә идарәче компанияләр исә бу көннәрдә якын-тирәдәге күпфатирлы йортлар янындагы авария хәлендәге агачларны кисү белән мәшгуль. Шәһәрне төзекләндерү буенча эш алга таба да алып барылачак.

Төзекләндерү һәм яшелләндерү бүлеге фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев