Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

“Уңай” һәм “тискәре” билгеләр – кем аерылып тора?

Алабуганың тышкы күренеше тулысынча үзгәрергә тиеш. Бу хакта шәһәрне төзекләндерү буенча чираттагы киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев хәбәр итте.

Урамнарны яшелләндерү, ландшафт дизайны, агачлар утырту һәм төрле объектлар янындагы территорияләрне тәртипкә китерү төзекләндерүнең беренче өлеше булырга тиеш. Бу эшләрне Чаллыдан подрядчы, аерым алганда, “Горзеленхоз” ҖЧҖ башкарыр, мөгаен. Кичә әлеге оешма вәкилләре, иң проблемалы урыннарны ачыклау максатыннан, шәһәр буйлап йөрде. Рейд комиссиясе составында шәһәр башкарма комитеты вәкилләре дә бар.

– Менә, мәсәлән, ике оешма бер-берсе белән янәшә урнашкан – кунакханә һәм элекке РайПО бинасы. Ә нинди контраст! Отель территориясе белән янәшә газоннар урнашкан, барлык агачлар киселгән, чиста һәм матур. РайПО бинасы янында бөтенләй икенче күренеш – җимерек тротуар, куаклар. Ачыктан-ачык, бу урынны берәү дә карап тотмый. Иске базар территориясе кебек үк. Ә менә бер ювелир салоны үз тирәсенең  чисталыгы белән генә түгел, дизайны белән дә шөгыльләнә, – дип әлеге хәлне аңлатып китте шәһәр башкарма комитетының Төзекләндерү бүлеге башлыгы Алена Миннебаева.

Әйтергә кирәк, мондый рейдлар даими булачак, безнең район газеталарындагы яңа рубрика кебек үк, шуңа күрә үз тирә-ягыбызның чисталыгын алдан кайгыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев