Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Алабугада двигательләр җитештерәчәкләр

"Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә "Ford Sollers" двигательләр җитештерү заводы барлыкка киләчәк. Ул, дөньядагы алты шундый предприятиенең берсе булачак. Завод төзелешенә беренче таш салу тантанасы 14 майда үткәрелде.

Предприятие алты футбол кырына тиң 42 600 квадрат метр мәйданда урнашачак. Җитештерүне башлап җибәрү 2015 елның декаберенә планлаштырыла. "FordMotorCompany" директоры Марк Филдс һәм "Соллерс-Алабуга" заводы директоры Адиль Ширинов тантана вакытында вакытны кирегә санаучы таймерны эшләтеп җибәрде. Моның белән алар конвейердан беренче двигательнең әзер булуына нәкъ 931 көн калганны билгеләде.

Әлеге заводта җитештереләчәк 1,6 литрлы "Duratec" двигательләре Рәсәйдә "Ford"ның иң популяр двигательләре булып санала.

Башлангыч этапта завод елына 105 мең двигатель җитештерәчәк, киләчәктә аны 200гә кадәр арттыру күздә тотыла. Бу предприятиегә Рәсәйдә җитештерелүче "Ford" автомобильләренең 30 процентын двигательләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Двигательләр җитештерүне башлап җибәрү урыны буларак Татарстан очраклы гына сайлап алынмады. Марк Филдс әйтүенчә, республика квалификацияле кадрларның булуы һәм зур егәрлекккә ия заводның урнашуы ягыннан уңайлы регион булып исәпләнә.

ТР премьер-министры Илдар Халиков республика хөкүмәте исеменнән таш салу тантанасында катнашкан кунакларны сәламләде һәм Татарстанда мондый предприятиенең ачылуы, һичшиксез, бирегә квалификацияле белгечләрне җәлеп итәчәгенә һәм яңа эш урыннары булдырачагына ышаныч белдерде.

- Завод ачылуга аның штатында 500 югары квалификацияле белгеч булачак. Ә инде шушы елның ахырына әлеге проект өстендә эшләүче 30 белгечтән торган командага тагын 20 яңа хезмәткәр кушылачак, - дип өстәде Адиль Ширинов.

Яңа завод төзелешенә 274 миллион доллар инвестицияләү планлаштырыла.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев