Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Ау­ро­па­ча Ала­бу­га

Шә­һәр-ра­йон баш­лы­гы Ген­на­дий Емель­я­нов шә­һәр­не Ев­ро­па стан­дарт­ла­ры­на ту­ры ки­те­рер­гә ты­ры­ша­чакбыз, диде.

Меңь­ел­лык та­ри­хы бул­ган Ала­бу­га сәү­дә­гәр­ләр йорт­ла­ры­ның ма­тур­лы­гы, бай та­ри­хы, му­зей­лар­да­гы кы­зык­лы экс­по­зи­ци­я­лә­ре бе­лән чит ил­дә яшәү­че­ләр­не маг­нит ке­бек үзе­нә тар­та. Әм­ма әгәр алар без­нең шә­һәр­дә ала­бу­га­лы­лар бе­лән бер­гә яшә­сә, чит ил­дән кил­гән МИЗ ре­зи­дент­ла­ры бел­геч­лә­ре хәл ител­мә­гән то­рак-ком­му­наль ху­җа­лык проб­ле­ма­ла­ры, шул исәп­тән су сый­фа­ты­на ка­гы­лыш­лы проб­ле­ма бе­лән дә оч­ра­ша­чак.

Ни өчен без тиз­дән бу­ла­чак үз­гә­реш­ләр ту­рын­да сүз алып ба­ра­быз? Де­кабрь аен­да Рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты бе­лән бер­гә "А­ла­бу­га" МИ­Зын­да бу­лып кит­кән Хи­сап па­ла­та­сы рә­и­се Сер­гей Сте­па­шин 2012нче ел "А­ла­бу­га" МИ­Зы өчен хә­лит­кеч ел бу­ла­чак, дип, бик ыша­ныч­лы итеп әйт­те. Әй­тер­гә ки­рәк, Икъ­ти­са­дый зо­на­лар ту­рын­да­гы ни­гез­лә­мә үз­гәр­те­лә­чәк һәм аның мәй­да­ны да ки­ңә­я­чәк. Мә­сә­лән, Ала­бу­га бе­лән янә­шә­дә аның мәй­да­ны элек бил­ге­лән­гән­чә ике мең гек­тар тү­гел, бәл­ки дүрт мең гек­тар тәш­кил итә­чәк. Шу­лай итеп, мон­да элек­ке­чә 35 тү­гел, бәл­ки 60-70 ре­зи­дент­ны ур­наш­ты­ру план­лаш­ты­ры­ла. Бу юнә­леш­тә ин­де конк­рет адым­нар ясал­ган: бе­рен­че тап­кыр фе­де­раль ак­ча­лар хи­са­бы­на МИЗ бел­геч­лә­ре өчен йорт­лар гы­на тү­гел, бәл­ки ба­ла­лар бак­ча­сы да бул­ган 350 урын­лык мәк­тәп тә тө­зе­лә­чәк.

- Мәк­тәп ха­кын­да сүз алып ба­ра­быз икән, ан­да инг­лиз, не­мец, кы­тай те­лен өй­рән­гән без­нең пе­да­гог­лар эш­лә­я­чәк ди­гән сүз тү­гел. Ан­да чит ил­дән кил­гән укы­ту­чы­лар эш­лә­я­чәк һәм мон­да Ала­бу­га­да яшә­я­чәк,- ди­де дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­сен­дә Ген­на­дий Емель­я­нов.

Без бо­лар­ның ба­ры­сы­на әзер бу­лыр­га ти­еш. Күз ал­ды­на ки­те­ре­гез әле, әй­тик, чит ил­дән кил­гән ке­ше мон­да яши баш­лый һәм кран­нан кай­нар су уры­ны­на сал­кын, бол­ган­чык су ага. Кы­зу темп­лар бе­лән үсә ба­ру­чы икъ­ти­са­дый зо­на­га бул­ган мө­нә­сә­бә­те­без­не без­гә үз­гәр­тер­гә ки­рәк. Бу Су ка­на­лы­на да, сә­ла­мәт­лек сак­лау һәм мә­дә­ни­ят өл­кә­се­нә дә ка­гы­ла. Ре­зи­дент­лар ар­тын­нан өл­ге­рә ал­мый­быз икән, бу юнәлештә эшне тиз арада башларга кирәк, әлбәттә, бу ту­ры­да элег­рәк уй­лар­га ки­рәк иде. Бу юнә­леш­тә нык­лы эш­ләү за­рур.

Ра­йон баш­лы­гы сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ин­ди­ви­ду­аль җы­лы­лык пункт­ла­ры тө­зү өчен средст­во­лар та­был­ган - бу ту­ры­да ки­лә­се пла­нер­ка­да ПТС ди­рек­то­ры хи­сап то­та­чак - аңа шун­дый би­рем би­рел­де. Ки­лә­се ат­на­да без та­риф­лар­ны үз­гәрт­мәү ча­ра­ла­ры һәм эре ин­вес­ти­ци­я­ләр, якын­да­гы перс­пек­тив бу­рыч­лар ту­рын­да да ише­тә­чәк­без.

На­лия Ка­сый­мо­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев