Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Евросоюз Алабуга продукциясен көтә

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов "Сария Био-Индастрис" компаниясе заводына беренче нигез ташы салуда катнашты.

"Алабуга" махсус икътисадый зонасында бу предприятие 2012 елда эшли башлар дип фаразлана. Алабугадагы завод чистартылмаган һәм чистартылган майлар, йорт хайваннары өчен әзер азык әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Җитештерелгән продукция барлык Идел буе округына таратылыр дип планлаштырыла.

-Бу проект безнең республика өчен аеруча мөһим һәм кирәкле. Ул республикада булган терлек ресурсын 100 процент куллану мөмкинлеге бирәчәк. Без төзелештә ярдәм итәрбез һәм чимал белән тәэмин итүдә дә төп урынны алырбыз. Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бу предприятие эшли башлавын зур түземсезлек белән көтә,- диде таш салуда катнашкан Рөстәм Миңнеханов.

"Сария Био-Индастрис" компаниясе белгечләре әйтүенчә, җитештерүдә малның һәм кош-кортның ашарга яраксыз калдык-постыклары файдаланыла. Ит эшкәртүче предприятиеләргә санитария һәм ветеринария таләпләренә туры килерлек махсус чимал контейнерлары биреләчәк. Чимал җитештерү яңа технологияләр һәм махсус җиһазлар ярдәмендә барачак. Бу безнең регионда экологик хәлне яхшыртачак. Предприятие эшләп чыгарган продукция терлек азыгындагы аксымга кытлыкны киметәчәк.

Яңа заводның төп базары -таможня союзы һәм евросоз илләре .

Н. Касыймова

Таһир Мәхмүтов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев