Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Киләчәкне бүген кайгыртырга кирәк

Узган сишәмбедә "Алабуга" махсус икътисадый зонасында резидент-компанияләр, Алабуга муниципаль районы, югары уку йортлары һәм республиканың мәшгульлек үзәкләре, шулай ук бу өлкәдә кызыксынган затлар белән МИЗ өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе тикшерелде.

"Алабуга" МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев билгеләп үткәнчә, 2020 елга сәнәгать мәйданында 120 компания урын алачак һәм анда эшләүчеләр саны 22 меңгә җитәчәк дип исәпләнелә. Монда полимер, төзү материаллары, азык-төлек җитештерүгә бәйле тармаклар өстенлек итәчәк. Эшләүчеләрнең 80 процентын җитештерүче персонал, 13 процентын ИТР, 7 процентын коммерция өлкәсе вәкилләре тәшкил итәчәк.

Җитештерү тармагы өчен шуның кадәр эшче кулларны каян алу мәсьәләсе турында бүген үк кайгырта башларга кирәк.

Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов билгеләп үткәнчә, шәһәр һәм райондагы уку йортларында укучылар белән һөнәри юнәлешле эш алып бару зарур. Узган елда резидент-компанияләр катнашында чыгарылыш сыйныф укучылары белән зур очрашу булган иде, быел язын да шундый ук чара үтәчәк. Район башлыгы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең җитәрлек актив эшләмәвен ассызыклады, ә шәһәр-районда эшсезлек һаман югары кала бирә һәм ул 2,5 процент тәшкил итә.

Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин Алабуга һәм Менделеев калалары хезмәт базарындагы киеренкелек буенча Татарстанда аерылып торалар дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта монда буш хезмәт урыннары да җитәрлек, әмма төрле сәбәпләр аркасында анда барырга ашкынып торучылар юк.

Министр резидентларны җиңел юл сайламаска, ягъни чит регионнардан, хәтта чит илдән эшче көчләр китерү өмете белән мавыкмаска чакырды. Чөнки республикада 30 меңнән артык эшсез булуын исәпкә алсак, читтән башкаларны җәлеп итү мөһимлеген берәү дә аңламас.

Айрат Шәфигуллин фикеренчә, урта һәм югары уку йортлары алар өчен тиешле кадрлар әзерләсен өчен, резидент-компанияләр үзләренә кирәкле юнәлешләр буенча һөнәри белем программалары әзерләүдә актив катнашырга тиеш.

КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башка вуз вәкилләре бу өлкәдә кадрлар әзерләү мөмкинлекләре турында сөйләде. Илшат Рәфкатович эш бирүчеләр мәнфәгатеннән чыгып, университетның программаларга төзәтмәләр кертергә әзерлеген белдерде. Кайбер компанияләр белән мондый эш алып барыла да инде.

Мәдинә Сәетова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев