Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Талант һәм фантазиягә бай кичә

28 ноябрь көнне “Башак” клубында “Ике йолдыз – 2017” парлап җырлау бәйгесе булды.

Ел саен үткәрелеп килә торган әлеге бәйгедә яңа талантлар ачылып тора, берничә ел рәттән катнашучылар да бар.  

– Әниләре Айгөл Газизуллина, зур кызлары – Айсылу, ул безнең балалар бакчасына йөргән иде, уртанчы кызлары – 5 яшьлек Алисә, әле аларның 5 айлык кызлары Алинә да бар. Инглиз телендә бишек жыры әзерләдек. Беренче катнашуыбыз түгел, Айсылу белән әнисе Алисә кечкенә вакытта шушы бәйгедә икенче урын алганнар иде, – ди 34 нче санлы “Салават күпере” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Фирания Мостафина. Ул бу бакчада аның ачылган көненнән бирле музыка җитәкчесе булып эшли.

Бәйге нәтиҗәләре буенча әлеге дуэт тамашачылар мәхәббәте призын яулады. 

Ә менә Лукояновалар бу бәйгедә беренче тапкыр катнаша.  

– Кече кызым Вероника, олысы – Виктория белән “Гади җыр” дигән көлкеле номер әзерләдек, кызларым бака булып киенде, махсус костюмнар тектек. Вероника 1 нче “Дюймовочка” балалар бакчасына йөри, – диде Любовь Лукоянова.

Нәтиҗәдә алар эстрада вокалы номинациясендә 3 урынга лаек булдылар.

Конкурс 5 номинациядә узды: эстрада вокалы, эстрада вокалы (5-7 яшьлекләр), җыр традицияләрен саклау, туган тел, халык фольклоры, автор жыры (5-7 яшьлекләр).

Эстрада вокалы номинациясендә беренче урын – “Жу-жу” жырын башкаручы “Шат бал кортлары” дуэты: 4 яшьлек Рузинә Камалова белән апасы Камилә;

икенче урын – “Әнием белән” җырын башкаручы “Гаилә” дуэты: 4 яшьлек Евангелина Климченко белән әнисе Юлия Владимировна; өченче урын – “Гади җыр” исемле бакалар булып киенүче “Конфетти” дуэты: 4 яшьлек Вероника Лукоянова белән апасы Викториягә бирелде.  

Шушы ук номинациядә 5-7 яшьлекләр арасында беренче урын – “Әби һәм онык” җырын башкаручы “Аерылмаслар” дуэты: 5 яшьлек Миңсылу Сәләхова белән әбисе Елена Федоровна; икенче урын – “Кызыл ат” жырын башкаручы “Фантазерлар” дуэты: Әмир Хәлмәтов белән әнисе Татьяна Николаевна; өченче урын – “Шәһәр буйлап солдат бара” җырын башкаручы “Әтисе бәхете” дуэты: 6 яшьлек Регина Фәссахова белән әтисе Илдус Закировичка бирелде.

Җыр традицияләрен саклау номинациясендә беренче урын – капитан турында җыр башкаручы “Җырлаучы йөрәкләр” дуэты: 5 яшьлек Артур Сабуров белән әнисе Эльвира Равильевна;

икенче урын – “Маша белән аю” мультфильмыннан “Әлли бәлли бәү” җырын башкаручы 3 яшьлек Мария Бочкарева белән Гүзәлия Бахаева; өченче урын – “Арыслан баласы һәм ташбака” җырын башкаручы “Кояш” дуэты: Богдан Хуҗин  белән әтисе Денис Мәгъсүтовичка бирелде.

Туган тел номинациясендә беренче урын – “Балан” җырын башкаручы “Гнездышко” дуэты: 4 яшьлек Камил Мазеев белән әнисе Альбина Альбертовна; икенче урын – “Гүзәл Туган ягым” җырын башкаручы “Миләшкәй” дуэты: 6 яшьлек Әмир Хәкимуллин белән әнисе Алия Хәкимуллина; өченче урын – “Минем әби” җырын башкаручы “Тамчылар” дуэты: 4 яшьлек Камилә Хәбибуллина әнисе белән Индира Радиковнага бирелде.

Халык фольклоре номинациясендә беренче урын – “Эх, шома басабыз” җырын башкаручы “Йолдызчыклар” дуэты: Зәринә Зарипова белән әнисе Гөлназ Зарипова; икенче урын – “Мемие” жырын башкаручы 6 яшьлек София Ермолаева белән әнисе Ольга Александровна; өченче урын – “Во кузнице» жырын башкаручы 4 яшьлек Аня Мухрыгина белән әнисе Татьяна Ивановнага бирелде.

Автор җыры номинациясендә беренче урын – “Әни һәм кыз” җырын башкаручы “Лучики” дуэты: 6 яшьлек Виктория Бажина белән әнисе Наталья Сергеевна; әкияттәге “Сертотмас үрдәк” җырын башкаручы “Алабуга кызлары” дуэты: 5 яшьлек Сабрина Абдуназарова белән Гөлфия Альбертовнага бирелде.

“Ике йолдыз” конкурсы шәһәрнеке генә түгел, ә районныкы да. Районнан килүчеләр аерым категориядә бәяләнә.1 нче урынны Олы Елово балалар бакчасыннан “Конфетти” дуэты: 6 яшьлек Глеб Карпов һәм аның әнисе Александра Сергеевна алды, алар “Брадобрей” дигән җыр башкарды.

Быел беренче тапкыр Гран-при да билгеләделәр, аны “Сагынам” җыры белән “Мин һәм син” дуэты: 5 яшьлек Зарина Бариева һәм әтисе Рамил Фоатовичка бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев