Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Тракторларны күбрәк җыячаклар

Татарстан Республикасында белорус тракторларын 2012 елда 25 процентка күбрәк, ягъни ун мең данә җыярга планлаштыралар.

Бу турыда Россия Федерациясенең Белоруссия вәкиле Андрей Кобяков Казанда Республика президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашканнан соң хәбәр итте.

Татарстанда тракторларны Минск трактор заводы (МТЗ) лицензиясе буенча Алабуга автомобиль заводында ("АлАз" ААҖ) җыялар.

"2011 елда Республикада 8 мең трактор җитештерелгән иде. Машиналар Татарстан һәм РФ территорияләрендә сатылды", - дип яза РИА "Новости" Кобяков сүзләренә нигезләнеп. Ул татарстан һәм белорус компанияләре тормышка ашырган башка инвестицион проектлар турында да сөйләде. Аерым алганда, "Татнефть" ААҖ хәзерге вакытта Белоруссиядә автозаправка станцияләре төзү белән мәшгуль. Барлыгы 37 АЗС булачак - икесе инде уңышлы гына эшли, өченчесе көйләү эшләренең соңгы этабын уза, 20 АЗС әле проектлана. Якындагы бер-ике ел эчендә бу проект төгәлләнәчәк. Шулай ук "Татагролизинг" белән берлектә Татарстанда комбайннарны җыю оештырылды, нефтехимия комплексында кооперация тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев