Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Алабуга кунак каршылый

15 майда Алабуга районында Төркмәнстан делегациясе булды.

Сәүдә һәм икътисад элемтәсе министры Баяр Абаев, икътисад һәм үсеш министры Бәшимморад Ходжамеммедов, коммуналь хуҗалык министры Арслан Яхшымаммедовны "Алабуга" махсус икътисадый зонасында ТР премьер-министры Илдар Халиков, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов каршы алды.

Кунакларны "Алабуга" МИЗы белән таныштырдылар, икътисадый зона резидентларына бирелә торган мөмкинлекләр һәм преференцияләр турында сөйләделәр. Делегация "Форд-Соллерс" заводында да булды.

Төркмәнстаннан килгән кунаклар "АлАЗ" җитештерү берләшмәсенең күргәзмәсен карады. Биредә нефть һәм газ сәнәгате өчен махсус техника, автофургоннар, юлларны ремонтлаучы һәм тәртиптә тотучы махсус техниканы (аларның күбесе КамАЗ шассиларында), "Беларус" һәм "Чукурова" тракторлары нигезендә юл төзелеше һәм коммуналь техника тәкъдим ителде.

Искәртеп үтик, АлАЗ "Чукурова" тракторларын төрек компаниясе белән килешү нигезендә җитештерә. Алабуга автозаводы җитәкчелеге фикеренчә, соңгы елларда Төркмәнстанда актив төзелеш баруын исәпкә алганда, бу техника кунакларда кызыксыну тудырырга мөмкин. АлАЗ да хезмәттәшлеккә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев