Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Биш меңенче Ford

Ак фургонлы һәм дизель двигательле Ford Transit машинасы Алабугадагы завод конвейерыннан юбилейлы сан белән төште.

Ford Sollers компаниясенең беренче вице-президенты һәм берләшкән предприятиенең башкарма директоры Адиль Ширинов завод хезмәткәрләрен яхшы башлангыч белән котлады һәм предприятие үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде. "Алабуга заводында автомобильләрне җыя башлаганнан нибары ярты ел эчендә шушы беренче юбилей санына җитүебез аеруча әһәмиятле. Ford Transit автомобиле беренчеләрдән булып Татарстанда башка Ford машиналарын җитештерүгә юл ача. Шундый алдынгы теплар белән дәвам итүегезне һәм уңышлар телим", - диде ул.

Алабуганың Ford Sollers заводында ("Алабуга" махсус икътисадый зонасы) Ford Transit автомобильләрен 2012 елның гыйнварында җитештерә башладылар. Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча әлеге машиналарны сату узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда ике тапкырга артты һәм ике меңнән артык автомобиль тәшкил итә, дип хәбәр итә компаниянең мәгълүмат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев