Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Газпром: хыяллар тормышка аша

Декабрь аенда Мәскәүдә региональ массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре "Газпром" ААҖ җитәкчелеге белән очрашты. Компаниянең үзәк офисында Россиянең 300 дән артык электрон һәм басма матбугат вәкилләре җыелган иде.

Әлеге очрашуда "Новая Кама" һәм "Алабуга нуры" газеталарының баш мөхәррире Гөлшат Муллагалиева да катнашты.

Очрашу вакытында "Газпром"ның газ табу һәм аны транспортлау өлкәсендәге стратегик проектларының тормышка ашырылуы буенча аеруча актуаль саналган темалар каралды. Монда шулай ук Россиянең Көнчыгышындагы проектлар, экспорт сәясәте, Рәсәй регионнарын газлаштыру программасының үтәлеше, компаниянең электроэнергетик һәм нефть бизнесы үсеше турында да сөйләштеләр. Журналистлар белән очрашуга "Газпром" ААҖ директорлар Советы рәисе урынбасары, "Газпром"ның идарә рәисе Алексей Миллерның килүе яхшы сюрприз булды.

Төньякка да, көньякка да

"Газпром"ның төп максаты: кулланучыларны табигый газ һәм энергоресурсларның башка төрләре белән вакытында, даими һәм өзлексез тәэмин итү.

2011 елның төп вакыйгасы итеп, "Төньяк агым" газүткәргече буенча газ бирә башлауны атарга була. Беренче тармак узган елның ноябрь аенда куллануга тапшырылган. Газ белән тәэмин итүнең төп максатчан базарлары: Германия, Великобритания, Нидерланд, Франция һәм Дания. Портовая бухтасыннан Фин култыгы һәм Балтыйк диңгезе акваториясе аша, Германия яр буена кадәр сузылган газүткәргечнең маршруты 1224 километр тәшкил итә. "Төньяк агым" елына 55 миллиард куб.м. зәңгәр ягулык җитештерә. Икенче тармак кулланышка 2012 елда тапшырылачак.

Моннан тыш "Газпром" Кара диңгез акваториясе аша Ауропаның Үзәк һәм Көньяк илләренә газүткәргеч төзү планлаштыра. Әлеге проект "Көньяк агым" дип атала. Газүткәргечнең диңгез участогы озынлыгы якынча 900 километр, җитештерүчәнлеге - елына 63 миллиард куб.м. булачак.

"Газпром" Ауропа кулланучыларын табигый газ белән төп тәэмин итүчеләрнең берсе. Төп сатып алучылар - Германия, Төркия һәм Италия.

Туган якта

"Газпром"ның төп стратегик кызыксыну регионы - Ямал ярымутравы. Чыганакларны промышленность күләмендә өйрәнгән очракта, биредә 2030 елга 310-360 миллиард куб.м. зәңгәр ягулык табу мөмкинлеге бар. "Ямал" мегапроектын тормышка ашыру, Россиядә газ табуны үстерүдә зур әһәмияткә ия, дип ассызыклыйлар "Газпром"да: ярымутрау һәм якындагы акваториянең газ запаслары якынча 16 трлн.куб.м. тәшкил итә. Ямалның беренче газы Россиянең бердәм газ белән тәэмин итү системасына бу елның июнендә үк тапшырылачак.

Очрашуда шулай ук көнчыгыш газ программасы турында да сөйләделәр. Яңа газ табу үзәкләре Красноярск краенда, Иркутск өлкәсендә һәм Саха (Якутия) республикасында барлыкка киләчәк. Көнчыгыш Себердә һәм Ерак Көнчыгышта булган газ ресурслары Россиянең көнчыгыш таләпләрен тулысынча тәэмин итәчәк. Әлеге регионда башлангыч тулаем газ ресурслары түбәндәгечә: коры җирдә - 52,4 трлн.куб.м., шельфта - якынча 15 трлн.куб.м.

Газлаштыруда беренче

"Газпром" ААҖ инде бүген үк рәсәй кулланучысын, эчке базарда газ бәясенең Ауропадагыча булачагына әзерләргә тырыша. Хәер, бу бары тик промышленность күләмендә кулланучыларга гына кагыла дип аныклап үтте Алексей Миллер. "Россия базары безнең өчен һәрвакыт беренче урында. Төп бурычыбыз - рәсәй кулланучысын вакытында һәм таләп ителгән күләмдә газ белән тәэмин итү",- дип белдерде ул. "Газпром" башлыгы сүзләре буенча, компаниянең төп максаты - кеременең төп өлешен Россия базарында формалашкан агым исәбенә тәэмин итү. "Бу безнең куркынычсызлыгыбыз өчен кирәк. Чөнки безнең төп керем өлешен булдырган Ауропа базары бүген ышанычлы түгел. Анда ниләр барганны, нинди макроэкономик куркынычлар барын без күрәбез. Һәм без керем өлеше ягыннан куркыныч астында калабыз"- диде ул.

Россия регионнарын газлаштыруга соңгы биш ел эчендә 117 миллиард сум акча бүленгән. Нәтиҗәдә, илнең уртача газлаштыру дәрәҗәсе 63 процент тәшкил итә. Безне, Татарстан вәкилләрен, әлеге саннар, йомшак кына әйткәндә, гаҗәпләндерде. Безнең республика газлаштыру буенча лидерлар исәбендә һәм ул күптән инде 90 процентлы чикне узып китте. Хәер, аптырар нәрсә юк: бу - республика җитәкчелеге һәм "Газпром" ААҖнең гомуми казанышы.

Россия регионнарының барысы да газлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча үз бурычларын үтәми дип берничә мәртәбә ассызыклады компания җитәкчелеге журналистлар белән очрашу вакытында. "Без регионнар белән эшне яңача оештыра башладык. Аларның газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру генераль схемалары бар, газлаштыру эшләре барган 63 регионда эшләрне синхронлаштыру графигына кул кую программалары эшләнгән. Бу программада "Газпром" эшләргә тиешле эшләр, аның күләме һәм финанслар күрсәтелгән. РФ субъекты ягыннан җаваплы кеше - губернатор яки субъект башлыгы.

Ун елдан артык "Газпром" Россиядә газомотор ягулыгын популярлаштыру буенча эшләр алып бара. Газ заправкалары челтәрен үстерү буенча максатчан комплекслы программаны тормышка ашыру КПГда эшләүче автомобильләр паркын арттыруга (хәзер алар 86 мең), 1700 эш урыны булдыруга, атмосферага чыккан зыянлы матдәләрнең тулаем күләмен 1 миллион шартлы тоннага кыскартуга мөмкинлек бирәчәк.

Газ белән тәэмин итүдән тыш, "Газпром" тагын ике бизнесны үстерә: бу - нефть һәм нефть продуктлары, электроэнергетика.

Социаль җаваплылык

Елдан ел "Газпром" халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлгән проектларда күбрәк катнаша. Компания аз тәэмин ителгән һәм мохтаҗ гаиләләргә булыша, Россия регионнарында социаль һәм җитештерү инфраструктурасы объектларын төзүгә средстволар кертә. 2007 елда компания "Газпром - балаларга" проектын башлап җибәрде. Программа кысаларында спорт комплекслары, ишегалды спорт мәйданчыклары төзелә һәм төзекләндерелә, спорт секцияләре, иҗади түгәрәкләр оештыру өчен җиһазлар сатып алына, бөтен ил буена фестивальләр һәм спорт ярышлары оештырыла. Программаны тормышка ашыру вакытында спорт объектларын җиһазландыруга 10,9 миллиард сум акча тотылган.

Гөлшат Муллагалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев