Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Кыс­кар­ту­лар чын бул­са да, ва­кыт­лы

"SOLLERS-Ела­бу­га"­да­гы кыс­кар­ту­лар ха­кын­да соң­гы ва­кыт­та төр­ле имеш-ми­меш­ләр еш ише­те­лә. Фи­ат ав­то­мо­биль­лә­ре җый­ган мең­нән ар­тык эш­че­нең "Форд"­ка ни­ба­ры 183е ге­нә кү­че­рел­гән. Эш­че­ләр­нең бер өле­ше эш­сез ка­лу­дан кур­кып, ха­фа­га төш­кән. Шул сә­бәп­ле, дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­сен­дә чы­гыш ясар­га "Сол­лерс" ҖЧҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры Вик­тор Зор­ни­ков ча­кы­рыл­ган иде. Ул әле­ге кыс­кар­ты­лу­лар­ның сә­бә­бен һәм ва­кыт­лы­ча гы­на бу­лу­ын...

Җи­тәк­че­ләр әй­тү­ен­чә, мон­да бор­чы­лыр урын юк. Бу кыс­кар­ту­лар мо­ңар­чы "Фи­ат" ав­то­мо­биль­лә­ре җый­ган за­вод­ның хә­зер "Форд" җыя баш­ла­вы бе­лән бәй­ле. Яңа җи­һаз­лар ур­наш­ты­ру өчен ва­кыт ки­рәк, шул сә­бәп­ле эш­че­ләр­не ва­кыт­лы­ча кыс­кар­тып то­рыр­га мәҗ­бүр­ләр. Май аен­нан алар ка­бат эш­кә алы­на­чак. Бу кыс­кар­тыл­ган эш­че­ләр­нең кү­ңе­лен юа­тыр өчен ге­нә әй­тел­гән буш сүз­ләр тү­гел, кыс­кар­ты­лу­га эләк­кән һәр­кем­нең ку­лын­да ка­бат эш­кә алы­на­ча­гы ха­кын­да ха­ты бар һәм эш­лә­ми тор­ган ва­кыт өчен дә алар­га ти­еш­ле по­со­бие тү­лә­нә­чәк.

Ва­кыт­лы­ча кыс­кар­ты­лу­га ду­чар бул­ган­нар­га баш­ка урын­нар­да эш тәкъ­дим ител­сә дә, җи­тәк­че­ләр әй­тү­ен­чә, алар­ның ан­да ур­на­шыр­га те­лә­ге юк икән. "Сол­лерс" җи­тәк­че­лә­ре үз эш­че­лә­рен урам­да кал­дыр­мас аны­сы, мә­сә­лән, Ка­мАЗ­га эш­кә ур­наш­ты­рыр­га те­ләп кыс­кар­тыл­ган эш­че­ләр­не Чал­лы­га алып ба­ру­ла­ры да алар­ның хез­мәт­кәр­лә­ре яз­мы­шы­на би­та­раф бул­ма­вы ха­кын­да сөй­ли. Лә­кин ан­да бар­ган 252 ке­ше­нең ни­ба­ры 50се ге­нә Ка­мАЗ­да эш­ләр­гә ри­за­лык бел­дер­гән.

Кай­бе­рәү­ләр­не "Сол­лерс" Фи­ат җыю за­во­ды­ның ки­лә­чә­ге бор­чый, хә­зер ан­да 25 ке­ше эш­ли­я­чәк һәм ул ашы­гыч яр­дәм ма­ши­на­ла­ры ке­бек мах­сус ма­ши­на­лар җи­теш­те­рә­чәк.

Ди­мәк, әле­ге кыс­кар­ты­лу­лар­га бор­чы­лыр урын юк, аның ва­кыт­лы­ча икә­нен аң­лап, са­быр итәр­гә ге­нә ки­рәк бу­лып чы­га...

Л.Зин­нә­то­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев