Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

То­рак бул­са, кадр­лар да бу­ла­чак

Ки­чә Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов, Ала­бу­га ра­йо­ны баш­лы­гы Ген­на­дий Емель­я­нов, Исәп па­ла­та­сы рә­и­се Сер­гей Сте­па­шин һәм РФ икъ­ти­са­дый үсеш ми­нист­ры урын­ба­са­ры Олег Са­вель­ев "А­ла­бу­га" мах­сус икъ­ти­са­дый зо­на­сын­да бул­ды­лар.

Ку­нак­лар "Рок­вулл" за­во­ды­ның җи­теш­те­рү мәй­дан­на­рын ка­ра­ды. За­вод 2012 ел­ның фев­раль аен­да эш­ли баш­лар дип план­лаш­ты­ры­ла. Би­ре­дә җы­лы­лык изо­ля­ци­я­се ма­те­ри­ал­ла­ры җи­теш­те­ре­лә­чәк. С. Сте­па­шин предп­ри­я­ти­е­нең кадр­лар сә­я­сә­те бе­лән кы­зык­сын­ды. За­вод җи­тәк­че­ле­ге сүз­лә­ре бу­ен­ча, би­ре­дә ур­та­ча эш ха­кы 25 мең сум тәш­кил итә­чәк. Эш­че кадр­лар бе­лән бер­ни­ка­дәр проб­ле­ма бар, тик хә­зер әле­ге мәсь­ә­лә­не хәл итү мак­са­тын­нан Ала­бу­га по­ли­тех­ник кол­лед­жы бе­лән эш көй­лән­гән. Ә предп­ри­я­тие эш­че­лә­рен то­рак бе­лән тәэ­мин итү мәсь­ә­лә­се­нә кил­гән­дә, Ала­бу­га­да хә­зер яңа мик­ро­ра­йон­нар тө­зе­лә, шу­ның өс­те­нә шә­һәр фе­де­раль то­рак прог­рам­ма­ла­рын (шул исәп­тән хәр­би­ләр өчен дә) га­мәл­гә ашы­ру өчен мәй­дан­чык бу­лыр­га әзер. Ала­бу­га ра­йо­ны баш­лы­гы Ген­на­дий Емель­я­нов бел­де­рү­ен­чә, хә­зер му­ни­ци­па­ли­тет мо­ның өс­тен­дә ты­гыз эш­ли, чөн­ки бер­ни­чә ел­дан Ала­бу­га­да яшәү­че­ләр­нең са­ны ике­лә­тә ар­туы их­ти­мал.

Бу ту­ры­да "А­ла­бу­га" МИ­Зы­ның ад­ми­нист­ра­тив-эш үзә­ген­дә үт­кән ки­ңәш­мә­дә сүз бар­ды. "А­ла­бу­га" МИЗ ППТ" ААҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры Ти­мур Ша­һи­вә­ли­ев сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, би­ре­дә 25 ре­зи­дент тер­кәл­гән, алар­ның ту­ла­ем ин­вес­ти­ци­я­лә­ре 79 мил­ли­ард сум тәш­кил итә­чәк. Ин­де бү­ген үк ре­зи­дент­лар та­ра­фын­нан 18 мил­ли­ард сум ак­ча кер­тел­гән, шу­лай итеп, алар­ның ка­пи­тал са­лу­ла­ры 15 мил­ли­ард сум тәш­кил ит­кән һәм дәү­ләт ин­вес­ти­ци­я­лә­рен­нән ар­тып кит­кән. Бү­ген "А­ла­бу­га"­да 2432 эш уры­ны бул­ды­рыл­ган, 2020 ел­га эш­че­ләр са­ны 17 мең­гә җи­тәр­гә ти­еш. "Без­нең өчен иң әһә­ми­ят­ле­се - эш урын­на­ры, бе­рен­че чи­рат­та рес­пуб­ли­ка хал­кын эш бе­лән тәэ­мин итәр­гә ки­рәк, шу­лай бул­гач без­дә ре­зерв­лар бар. Мон­нан тыш, күр­ше ре­ги­он­нар­да - Уд­мур­тия, Ки­ров өл­кә­сен­дә яшәү­че­ләр­не дә җә­леп итәр­гә мөм­кин. Шул сә­бәп­ле кадр­лар­га мох­таҗ­лык бу­лыр­га ти­еш тү­гел", - ди Рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов.

Фа­раз­лар­га ка­ра­ган­да, 2012 ел­га МИЗ­да 60 ком­па­ния-ре­зи­дент эш­ләр­гә ти­еш, го­му­ми ин­вес­ти­ци­я­ләр кү­лә­ме 180 мил­лард сум тәш­кил итә­чәк. Ти­мур Ша­һи­вә­ли­ев сүз­лә­ре бу­ен­ча, дәү­ләт ин­вес­ти­ци­я­лә­ре 2016 ел­га үз-үзен ак­ла­я­чак.

Ку­нак­лар "П-Д Тат­нефть-Ала­бу­га Стек­ло­во­лок­но" һәм "Форд-Сол­лерс" җи­теш­те­рү мәй­дан­на­рын да ка­ра­ды.

Гөл­шат Сол­та­но­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев