Алабуга нуры

Алабугада яңа типтагы икътисадый зона төзергә кирәк

Узган җомгада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Алабуга" махсус икътисадый зонасында киңәшмә үткәрде. Анда җитештерүне алга таба үстерү максатыннан инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләре тикшерелде.

Киңәшмәдә РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Олег Морозов, депутатлар Ришат Әбүбәкеров, Әлфия Когогина, Фатих Сибгатуллин, Айрат Хәйруллин, Илдар Гыйльметдинов, Алабуга шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

"Алабуга" МИЗы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев чыгышында РФ һәм ТР бюджетларыннан тигез күләмдә "Алабуга" МИЗына 15 миллиард сум күләмендә инвестиция җәлеп ителүен әйтте. "Алабуга" Россиядәге икътисадый зоналар арасында әйдәп баручы буларак билгеле. Барлык зоналарда җитештерелә торган продукциянең 71 проценты "Алабуга"га туры килә.

"Без беренчеләрдән булып эш башладык. Ул чакта Россиядә Икътисадый зоналар булдыру турында сүз чыкканы да юк иде әле, ә без Алабуга районы территориясендә Ирекле икътисадый зона төзедек,- дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

-Чыннан да, Алабуга районы тулы бер өлкә - Калуга өлкәсе белән көндәшлек итә. Резидентлар тарафыннан игълан ителгән инвестицияләр күләме 3 миллиард доллар тәшкил итә, шуның 1 миллиард доллары инде кертелгән дә. Дәүләт Думасы депутатларына рәхмәт, резидентлар өчен минималь инвестицияләр күләменең 3 миллион долларга кадәр киметелүе "Алабуга" зонасына карата зур кызыксыну уятты,- дип төгәллек кертте Тимур Шаһивәлиев. Шул ук вакытта резидентларның төп өлеше зур кертемле бик эре компанияләр. Гамәлдәге салым ташламалары да нәкъ менә алар өчен файдалы. Мәсәлән, "Роквул" компаниясе генә дә гамәлдәге салым ташламалары нигезендә елына 2 миллион доллар чамасы җанга калдыра.

МДФ плитәләр җитештерәчәк "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ Россиядә берничә җитештерү мәйданында булып, "Алабуга"ны сайлап алды, чөнки монда барлык инженерлык челтәрләре әзер. Моннан башка предприятие төзү һәм продукция җитештерә башлау берничә елга сузылыр иде. "Алабуга"дагы шартлар төрек компаниясе күңеленә шулкадәр хуш килде ки, алар монда өч завод төзергә булдылар. Атна уртасында "Эр-Ликид" заводының икенче чираты ачыла, ә июльдә "Белая дача" заводында эш башланачак.

"Алабуга" МИЗында барысы 25 резидент теркәлгән, тагын дүртесе заявкаларының раслануын көтә. "Шулай булгач, хөкүмәтне тизрәк төзегез"-, дип шаяртты Фәрит Мөхәммәтшин РФ парламенты депутатларына мөрәҗәгать итеп.

Алга таба кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Аларны МИЗдагы уртача хезмәт хакы күләме (Т.Шаһивәлиев әйтүенчә, ул 20 мең сум тәшкил итә), "Белая дача"ның ачылуы үз җитештерүчеләребезне кысрыкламасмы дигән сораулар кызыксындырды ("Белая дача" өчен чимал Испаниядә генә үстерелә, шунлыктан алар үзебезнекеләргә конкурент түгел).

Кадрлар сәясәте турында сүз чыккач, Т.Шаһивәлиев бу проблеманың ныклы контрольгә алынуын әйтте, чөнки проектлау һәм төзелеш барышында резидентлар бу мәсьәлә белән шөгыльләнә алмый. Шунлыктан республикадагы уку йортлары белән мондагы резидентлар өчен кадрлар әзерләү зарурлыгы турында килешенгән. Дәүләт Думасының сәнәгать буенча комитет әгъзасы Әлфия Когогина профильле комитетның уку йортларына заказ җиткерү буенча һөнәри стандартлар эшләүне төгәлләвен җиткерде.

Алга таба Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов сүз алды:

РФ Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы тарафыннан 2020 елга кече эшмәкәрлекнең тулаем продукция җитештерүдәге өлешен икеләтә арттыруга курс алынды. Гадәти булмаган чаралар күрмәгәндә бу бурычны тормышка ашыру җиңел булмаячак, чөнки җитештерү өлкәсендәге гомуми әйләнештә кече предприятиеләрнең әйләнеш өлеше үсеше, мәсәлән, Алабуга районында елга ике проценттан артмый. Кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеш проблемасы башка муниципалитетларга да хас нәрсә, шуңа күрә аны федераль һәм региональ дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Әлбәттә, муниципаль берәмлекләр ниндидер ташламалар бирә ала, әмма бу җирле бюджетка керемнәрне шактый киметәчәк, ә муниципаль дәрәҗәдә аерым салым преференцияләре булдыру законга каршы килә.

Кече бизнесны тиз арада үстереп җибәрү өчен, күпкырлы льготалар биреп, эшмәкәрлекне үстерү зоналары булдыру юлы бар. Алабуга районы кебек территорияләрдә бүгенге көндә закон белән ныгытылган махсус икътисадый зоналарның дүрт тибын да булдыру мөмкинлеге бар",- диде ул. Чыннан да, "Алабуга" Автокомпонентлар җитештерү ассоциациясе сәнәгать-җитештерү зоналарының бер элементы булып тора бит. Икенче элемент - ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы белән берлектә яңа эш башлаган кече производстволарны урнаштыру өчен инженерлык инфраструктуралары булган җитештерү мәйданнары төзү.

Техник-яңа юнәлешле зонаның үзенчәлекле вәкилләре буларак, төзелеп килә торган Кластерлы үсеш үзәге - технопарк һәм Казан дәүләт технология университетының фәнни-белем бирү кластеры тора. Моннан тыш, бай меңьеллык тарихы булган Алабуганың туристлык-рекреацион типтагы махсус икътисадый зона төзү мөмкинлеге бар. Шуның өстенә Россиянең регионнарны үстерү министрлыгы белән "Зөбәрҗәт яр" туристлык-сәламәтләндерү комплексын булдыру буенча инфраструктура проекты хакында килешенгән. Шулай ук "Кама Аланы" туристлык-савыктыру паркы булдыру турындагы региональ проектны гамәлгә ашыру башланды, анда Алабуга районы да катнаша (Свиногорье авылы җирлегендәге 3,6 мең гектар мәйдан).

Кама елгасы буенча эре габаритлы йөкләр ташу өчен Криуша тамагында Порт зонасын "Аммоний" ҖЧҖ төзиячәк. Тойма елгасы тамагында ярны ныгыту эшләре башланды, алга таба анда пассажир елга порты да төзеләчәк.

Алабуга районы башлыгы сүзләренә караганда, зоналарны яңача квалификацияләү - төрле тармакара, региональ һәм муниципаль үзенчәлекләрне эченә алган комплекслы махсус икътисадый зоналар булдыру зарурлыгы туды.

Андый зонадагы резидентларга льготалар бирү шартларын санап чыкканнан соң ул депутатларга мөрәҗәгать итеп, "Россия Федерациясендә махсус икътисадый зоналар турында"гы федераль законга "комплекслы махсус икътисадый зоналар" дигән пункт өстәп, үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыгуларын үтенде.

Алабуга хакимияте тиешле ведомстволарга шушы тәкъдим белән хат әзерләделәр инде. Олег Морозов белән Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләне үз контроленә алырга вәгъдә бирде.

Алга таба кунаклар зонадагы башка предприятиеләр белән танышып чыкты.

Гөлшат Солтанова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!