Алабуга нуры

Шәһәр-район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина төрек делегациясе вәкилләре белән очрашты

Очрашу Алабуга хакимияте бинасының кече залында үтте.

Төркиянең Искешәһәр провинциясе губернаторы Кадыйр Көчдәмир җитәкчелегендәге чит ил кунакларының килүе 2013 елда Искешәһәрнең, ә 2014 елда Казанның төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан ителүе белән бәйле.

Делегация составында Искешәһәрнең сәүдә-сәнәгать палатасы, оешкан сәнәгый зона вәкилләре һәм эшкәмәкәрләр дә булганлыктан, Алабуга белән танышуны төрек делегациясе махсус икътисадый зонадан башлады.

Соңыннан Алабуга муниципаль районы Советы бинасында Зөлфия Сөнгатуллина кунакларга Алабуганың мәдәни һәм тарихи урыннары, сәнәгый предприятиеләре турында сөйләде. Безнең шәһәр Көньяк дәүләт белән елдан-ел күбрәк кызыксына, шул сәбәпле очрашуда Алабуга һәм Төркия арасында хезмәттәшлек турында да сүз барды. Алабуга һәм Төркия арасында яхшы элемтә урнаштырылды - Алабуга Төркиянең Сафранболу шәһәре белән тугандаш, диде Зөлфия Сөнгатуллина. Төркиядә яшәүче татарларның башкаласы булган Искешәһәр һәм Алабуганың сәнәгый структуралары да охшаш.

Очрашу барышында эшмәкәрләр мәгариф, хезмәт хакы, демографик вәзгыять, сәнәгый предприятиеләрдә эшләү шартлары турында сораулар бирде. Мәсәлән, сәүдә атташесы булган Энгин Байшар "Алабуга" махсус икътисадый зонасында алабугалыларның ничә проценты эшләве белән кызыксынды. Ун санын ишеткәч, ул: "Бу бик аз", - дип җавап бирде. МИЗ хезмәткәрләренең 20 проценты югары белемле булуы төрек кунакларын гаҗәпләндерде. Ә 80 мең халкы булган Алабуга өчен бу җитәрлек сан. Зөлфия Сөнгатуллина моны безнең кечкенә генә шәһәрдә биш югары уку йортында алабугалылар гына түгел, башка шәһәр һәм республикалардан килеп укучыларның укуы белән аңлатты. Хәер, бу җәһәттән безнең шәһәр төрек провинциясе белән охшаш икән. Искешәһәрдә ике югары уку йорты урнашкан (нәкъ менә алар демографик вәзгыятьне билгели дә инде) һәм биредә яшәүчеләрнең яртысы - студентлар.

Губернатор Кадыйр Көчдәмир әйтүенчә, 800 мең халкы булган Искешәһәр локомотив, хәрби самолет, авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерү, текстиль промышленность һәм шоколад җитештерү буенча иң эре индустриаль үзәкләрнең берсе булып санала. Ул - Станбул-Әнкара тимер юлының әһәмиятле транспорт узелы. Алабуга - илнең иң яхшы икътисадый регионнарының берсе, дип билгеләп үтте Кадыйр Көчдәмир безнең шәһәр турында сөйләгәндә. Моннан тыш, Алабуга һәм Искешәһәр икътисадый зоналары бик охшаш.

Очрашу ахырында губернатор алабугалыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, алга таба да Алабуга белән тыгыз хезмәттәшлек итүләренә ышануын белдерде. Зөлфия Сөнгатуллина һәм губернатор истәлекле милли бүләкләр белән алышты. Төрек делегациясенең башка вәкилләре дә Алабуга сувенирларын алып кайтып китте.

Алабуга белән хезмәттәшлек алга таба да дәвам итәчәк. Тагын ике атнадан махсус икътисадый зонасын тикшерү нияте белән төрек делегациясе килүе көтелә.

Алия Сираева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: