Сулар һавабыз иркен булса да, кислород җитештерәбез
Бу атнада "Алабуга" МИЗы җирлегендә урнашкан резидентларның берсе - "Эр-Ликид" кислород һәм азот җитештерәчәк яңа заводны сафка бастырды.
Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков, Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Жан де Глиниасти, Үзәк һәм Төньяк Европадагы "Эр-Ликид" компанияләре группасы вице-президенты Ги Сальцгебер, ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, Алабуга шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов, "Алабуга" МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.
Иң соңгы техник стандартлар буенча төзелгән яңа завод тәүлегенә 200 тонна сыек кислород һәм азот җитештерәчәк. Бу исә региондагы сәнәгый кулланучыларның үсә баручы ихтыяҗларын канәгатьләндерәчәк.
Заводны ачу тантанасында чыгыш ясап, ТР премьер-министры И.Халиков болай диде:
-Мондый заводларның "Алабуга" МИЗында барлыкка килүе җирлеккә башка резидентларны да тартачак. Бүген үк инде безнең икътисадый зонада җәлеп ителгән инвестицияләр 1 миллиард сум чиген узып китте. Жан де Глиниасти әфәнде исә үткәннәргә әйләнеп кайтып, моннан өч ел элек, дөньяви финанс кризисы бөтен өлкәне чорнап алган мәлдә, Франциянең Россиядәге илчелегендә "Эр-Ликид" компанияләре группасы вәкилләренә "Алабуга" МИЗы резиденты таныклыгы тапшырылуын искә алды. Аның әйтүенчә, "Алабуга" Россиядә иң уңышлы зоналарның берсе. Яңа заводның монда ачылып эшли башлавы - Франция белән Татарстан арасындагы уңышлы хезмәттәшлекнең якты мисалы.
"Алабуга" МИЗында сафка баскан завод "Эр-Ликид"ның Россиядәге алтынчы заводы. Аны төзү өчен кертелгән инвестиция күләме 35 миллион евро тәшкил итә. Заводның беренче чираты 2010 елда эшли башлап, тәүлегенә 40 тонна сыек кислород җитештерә иде. Ул үз продукциясен торбалар буйлап җибәреп, шушы ук мәйданчыкта урнашкан икенче бер резидент - "Стекловолокно" ҖЧҖен тәэмин итте.
-Кислород - пыяласүсне эретү өчен төп энергия ресурсы санала, шул рәвешле ул безнең энергия чыгымнарын да шактый киметә һәм, табигый ки, бу безне көндәшлеккә сәләтлерәк, көчлерәк итә. Заводның эшли башлавы нәтиҗәсендә кислород тагын да очсызрак булачак һәм безнең чыгымнар тагын да кими төшәчәк,- ди "Стекловолокно"ның генераль директоры Эльвир Саттаров.
Әлбәттә, заводның икенче чираты эшли башлау нәтиҗәсендә регионның кислородка ихтыяҗы тулырак канәгатьләндереләчәк. Алай гына да түгел, "Эр-Ликид" җитештергән продукция Татарстаннан тыш Башкортстан һәм Удмуртиягә дә җибәреләчәк. Промышленность ихтыяҗларыннан тыш, кислород Татарстанның медицина учреждениеләренә дә тәкъдим ителәчәк, диде "Эр-Ликид" компанияләре группасы вице-президенты Ги Сальцгебер һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә проектларын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде: "Алар бизнес өчен уңайлы климат булдыруда зур көч куйды", - диде ул.
Заводны ачу тантанасы ахырында кунаклар кислородлы цистернада култамгаларын калдырды. ТР премьер-министры И. Халиков анда: "Хәерле юл!" дип язды.
Гөлшат Солтанова
К.Габиди
Таһир Мәхмүтов фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйкБүген - Татарстан матбугаты көне.5500
-
18 май 2022 - 16:42«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь — Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.14900
-
17 май 2022 - 13:27Алабуга укытучыларына ноутбуклар тапшырдылар Яңа техниканы шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән ун укытучы алды.14500
-
17 май 2022 - 12:06«Алабугада җәйге кичләр»нең кайчан узачагы билгеле Быел ул дүртенче мәртәбә үткәреләчәк.11300
-
17 май 2022 - 08:30Алабуга спортчысы авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты Шәһәр һәм республика данын «Яшьлек» спорт мәктәбе спортчысы яклады.11100
-
17 май 2022 - 14:19Рөстәм Нуриев муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде Алабуга районы башлыгы «Җиңүне каршылап» һәм «Тыл фронтка» конкурсларында җиңүчеләргә бүләк тапшырды.11100
-
17 май 2022 - 16:35Алабугалыларны иртәнге рейд турында кисәтәләр Иртәгә Алабуга-Гари-Абалач юлында дәүләт инспекторлары тикшерү үткәрәчәк.11000
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.10700
-
17 май 2022 - 10:43Алабугада атна эчендә 16 гаилә низагы чыккан Бу турыда полиция бүлегендә хәбәр итәләр.10400
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.9700
-
17 май 2022 - 15:40Соңгы кыңгырау бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеләнде Быел аларны элеккечә үткәрергә тәкъдим ителә.9300
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.9200
-
17 май 2022 - 09:14Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне.9000
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.8900
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.8900
-
17 май 2022 - 07:22Бавырның сәламәтлеген кайгыртыйк Моның өчен ниләр ашарга кирәклеген сөйлибез.8700
-
18 май 2022 - 16:22Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Тантанада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да катнашты.8400
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.8200
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.8000
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.7700
-
19 май 2022 - 10:36Алабуга районы башлыгы Татарстан матбугаты көне белән котлады «Бу үзенчәлекле өлкә ветераннарына, шулай ук яңа гына эш башлаучыларга, шушы катлаулы чорда иҗади илһам, дөреслекне һәм уңай фикерләүне саклый белү телим», — диелә котлауда.5900
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйк Бүген - Татарстан матбугаты көне.5500
-
19 май 2022 - 14:33Ни өчен суганга тозлы су сибәләр? Тозлы су кешеләр өчен куркыныч түгел, аллергияле кешеләргә дә зыян китерми.5200
-
19 май 2022 - 07:29Яман шештән саклый торган ризыклар Белгечләр парда пешкән ризыкларга өстенлек бирергә куша.5100
-
19 май 2022 - 13:36Татарстанда электрон рецептлар бирә башлаячаклар Сервис тиздән эшли башларга тиеш.5100
-
19 май 2022 - 11:59Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады «Сезнең кулыгызда куәтле идеологик корал, аның ярдәмендә юнәлешләр билгеләнә, дөньяга караш булдырыла, үсеп килүче буыныбызга идеаллар һәм кыйммәтләр тапшырыла», — диелә аның котлавында.5000
-
19 май 2022 - 10:03АО «Транснефть — Прикамье» подготовило флот к навигации АО «Транснефть — Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.4800
-
19 май 2022 - 11:04Алабугалының банк картасыннан акча урлаганнар Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.4800
-
19 май 2022 - 16:46Даруларга бәяләр ни сәбәпле арта? Даруларга бәяләр азык-төлекнеке кебек үк, көн саен үсә. Аеруча да соңгы арада.4800
-
19 май 2022 - 15:21Алабуга районы авылларына чәчәк үсентеләрен тапшырачаклар Барлыгы 15-20 мең тирәсе үсенте утыртылачак.4500
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.4400
-
19 май 2022 - 08:26Татарстанда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак Татарстанлыларны зур бәйрәм программасы көтә.4300
-
19 май 2022 - 09:03Алабугада район газеталарына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.4100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика