Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Алабугада ТР Cәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды

Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин, ТР Хөкүмәте әгъзалары, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, предприятие җитәкчеләре, федераль һәм республика министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

ТР Cәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе беренче тапкыр Казаннан читтә булды. Бу бер дә очраклы түгел. Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, бүген республикадагы сәнәгать җитештерүе күләменең күпчелек өлеше нәкъ менә Кама аръягына туры килә. Коллегия барышында ясаган чыгышында Альберт Кәримов 2021 елда Татарстанның сәнәгать предприятиеләре 4 триллион сумлык продукция озаткан, бу 108,5 процент тәшкил итә. Шунысын да әйтергә кирәк, сәнәгать җитештерүе индексы, 2019 елныкы белән чагыштырганда, 104,8 процент булган.

— Шундый нәтиҗәгә ирешүгә хезмәт коллективларының һәм предприятие җитәкчеләренең зур өлеше кергән. Статистикадан күренгәнчә, 1992 елдан бирле, Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүенең андый күрсәткеченә әле ирешелгән булмады, — диде Альберт Кәримов.

2021 елда җитештерелгән продукция күләменең үсеше 7,3 процент тәшкил итә. 2022 елда продукциянең төп төрләре буенча җитештерү күләмен арттырырга һәм экспортны үстерергә ниятлиләр. 

— 2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы буларак игълан ителде. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүдә җитештерүнең цифрлы трансформациясе мөһим резерв булып тора. Быел Татарстан буенча нефть табуны 34,3 миллион тонна дәрәҗәсенә җиткерергә, 22 миллион тоннадан да ким булмаган күләмдә нефть чималын эшкәртергә планлаштыралар, — дип өстәде Кәримов. 

Коллегия кысаларында Татарстанда сәнәгатьне үстерүнең йомгаклары, нефть-газ-химия секторы, энергия комплексы, энергияне саклау һәм энергиянең нәтиҗәлелеге, газ кертү һәм газ белән тәэмин итү, машина төзү комплексы, җиңел сәнәгать нәтиҗәләре телгә алынды. 

— Кулланучылар базарын үстерү, хезмәттәшлекне киңәйтү, илкүләм проектларны тормышка ашыру, кадрларны ныгыту, сәнәгатькә дәүләтнең ярдәме кебек сораулар аерым каралды. Коллегия югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Әлбәттә, Алабуга өчен бу зур тәҗрибә һәм зур җаваплылык. Икътисад юнәлеше район башлыгы Рөстәм Нуриев тарафыннан барлык өлкәләрнең даими үсүенә корылган. Шуңа да киләсе елда республика районнарыннан катнашучылар саны артуы мөмкин, — ди Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаев.

ТР Машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров билгеләп үткәнчә, Алабугага беренче тапкыр коллегияне кабул итүнең мактаулы хокукы бирелде һәм ул искиткеч оешкан төстә үтте. 

— Цифрлы технологияләрне куллану темасына багышланган тематик күргәзмә яхшы әзерләнгән. Коллегия эшендә РФнең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Беспрозванных катнашты, һәм бу шулай ук бу күләмле чараның югары дәрәҗәдә булуы билгесе. Онлайн тәртибендә Россиядәге экспорт үзәгенең генераль директоры Вероника Никишина чыгыш ясады. Бу да бик мөһим, чөнки әлеге үзәк тарафыннан да ярдәм бар. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовның чыгышында яңгыраганча, бездә икътисадның кластерлы моделе буенча үсеше котылгысыз, һәм моңа ул зур игътибар бирде. 

Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2021 елдан сәнәгать кластерларына финанс этәргече бирү механизмы яңартылды, ул импорт алмаштыру максатларында сәнәгать продукциясен җитештерү буенча уртак проектларны тормышка ашырганда чыгымнарның бер өлешен кайтаруга юнәлтелгән. Шушы Карар кысаларында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Беспрозванных кластерларга ярдәм программалары турында әйтеп узды, бу уңайдан ике яки аннан артык катнашучысы булган бер проектка 300 миллион сумга кадәр субсидия каралган, ләкин ул проект бәясенең 30 процентыннан да артык булырга тиеш түгел. Әлеге программа буенча чараларны уңышлы җәлеп итүдә Алабуга уңышлы эшли, анык әйткәндә, «Алабуга-волокно» заводы, — дип сөйләде Сергей Майоров.

Коллегиядә иң әһәмиятле дип ул Идарә рәисе, Россиядәге эре компанияләрнең берсе «Сибур» ҖЧҖнең генераль директоры Михаил Карисалов чыгышын атады.

— Шундый эре инвесторның килүе республика икътисады өчен зур уңыш булып тора. Һәм иң мөһиме, республиканың казанышлары турында коллегиядә яңгыраган мәгълүматны сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең күбесе ишетте, — дип ассызыклады Сергей Майоров.

Чараның үзенчәлекле мизгеле дип Майоров «Алабуга-skills» конкурсында катнашучыларны бүләкләү дип атады.

Коллегия барышында төп проблемага — кадрлар җитешмәүгә дә кагылдылар.
— Инвестицияләү нинди генә яхшы бармасын, эшләргә кеше булмаса, яңа җитештерүләр ачуда бу җитди тоткарлыкка сәбәп булачак, — диде Сергей Майоров.

Әйтергә кирәк, бүгенгә Татарстанда сәнәгать предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү буенча республика программасын әзерләү өчен эшче төркем булдырылган.

— Алабугада шундый күләмле чарада катнашуыма бик шатмын. Шунда ук шундыйга охшашны Түбән Камада үткәрү фикере туды, ник дигәндә, безнең шәһәрдә куәтле сәнагать төене. Ике егетебез «Алабуга-skills» конкурсында җиңгәнгә сөендек. Бу яхшырак нәтиҗәләргә ирешүдә этәргеч булып тора, — дип фикерләрен уртаклашты Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин.

Коллегиядә «Kastamonu» һәм «Алабуга» МИЗы арасында кадрларны максатчан хәзерләү буенча килешүгә тантаналы рәвештә кул куелды. Махсус икътисади зона Алабуга политехника көллияте белән берлектә, 2019 елдан «Алабуга Политех» проектын тормышка ашыра, резидентлар өчен кадрлар әзерли. Ун ел эчендә көллият киңәйтелгән җитештерү ихтыяҗлары өчен 200 квалификацияле белгеч әзерләячәк. 

Бу көнне шулай ук эшмәкәрлек эше нигезләре буенча Татарстан Президенты призына олимпиаданың башлануы рәсми игълан ителде.

— Хуплыйм, бу бик яхшы башлангыч. Хәерле юлга! — диде ТР Президенты.

Коллегиягә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм сәнәгать җитештерүе вәкилләренә лаеклы бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев