Ауропача Алабуга
Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов шәһәрне Европа стандартларына туры китерергә тырышачакбыз, диде.
Меңьеллык тарихы булган Алабуга сәүдәгәрләр йортларының матурлыгы, бай тарихы, музейлардагы кызыклы экспозицияләре белән чит илдә яшәүчеләрне магнит кебек үзенә тарта. Әмма әгәр алар безнең шәһәрдә алабугалылар белән бергә яшәсә, чит илдән килгән МИЗ резидентлары белгечләре хәл ителмәгән торак-коммуналь хуҗалык проблемалары, шул исәптән су сыйфатына кагылышлы проблема белән дә очрашачак.
Ни өчен без тиздән булачак үзгәрешләр турында сүз алып барабыз? Декабрь аенда Республика Президенты белән бергә "Алабуга" МИЗында булып киткән Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин 2012нче ел "Алабуга" МИЗы өчен хәлиткеч ел булачак, дип, бик ышанычлы итеп әйтте. Әйтергә кирәк, Икътисадый зоналар турындагы нигезләмә үзгәртеләчәк һәм аның мәйданы да киңәячәк. Мәсәлән, Алабуга белән янәшәдә аның мәйданы элек билгеләнгәнчә ике мең гектар түгел, бәлки дүрт мең гектар тәшкил итәчәк. Шулай итеп, монда элеккечә 35 түгел, бәлки 60-70 резидентны урнаштыру планлаштырыла. Бу юнәлештә инде конкрет адымнар ясалган: беренче тапкыр федераль акчалар хисабына МИЗ белгечләре өчен йортлар гына түгел, бәлки балалар бакчасы да булган 350 урынлык мәктәп тә төзеләчәк.
- Мәктәп хакында сүз алып барабыз икән, анда инглиз, немец, кытай телен өйрәнгән безнең педагоглар эшләячәк дигән сүз түгел. Анда чит илдән килгән укытучылар эшләячәк һәм монда Алабугада яшәячәк,- диде дүшәмбе киңәшмәсендә Геннадий Емельянов.
Без боларның барысына әзер булырга тиеш. Күз алдына китерегез әле, әйтик, чит илдән килгән кеше монда яши башлый һәм краннан кайнар су урынына салкын, болганчык су ага. Кызу темплар белән үсә баручы икътисадый зонага булган мөнәсәбәтебезне безгә үзгәртергә кирәк. Бу Су каналына да, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәсенә дә кагыла. Резидентлар артыннан өлгерә алмыйбыз икән, бу юнәлештә эшне тиз арада башларга кирәк, әлбәттә, бу турыда элегрәк уйларга кирәк иде. Бу юнәлештә ныклы эшләү зарур.
Район башлыгы сүзләренә караганда, индивидуаль җылылык пунктлары төзү өчен средстволар табылган - бу турыда киләсе планеркада ПТС директоры хисап тотачак - аңа шундый бирем бирелде. Киләсе атнада без тарифларны үзгәртмәү чаралары һәм эре инвестицияләр, якындагы перспектив бурычлар турында да ишетәчәкбез.
Налия Касыймова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев