Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Леонид Барышев эшмәкәр булып калачак

Сәяси амбицияләр, Алабугадан майонез производствосын чыгару, "Бруклин" клубы язмышы турындагы сорауларга Леонид Барышев ачыктан-ачык җавап бирде.

Укырга китү ниятеннән 200 тартма буш шешә җыеп тапшырган Алабуга студентына көннәрдән беркөнне баюы турында фараз итәләр. Якутиядә яшәүче бер хатын аңа биш елдан бай кеше буласын әйтә. Икенче елында Леонид укуын ташлый, аңа икенең берсен: я югары белем, я акча эшләү мөмкинлеген сайларга туры килә...

Яр Чаллы шәһәрендә кондитер фабрикасы ачылу уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Леонид Барышев журналистлар сорауларына җавап бирде.

- Вафля көпшәләр һәм конфет җитештерүгә күчүнең сәбәбе нәрсәдә?

- Берничә ел элек мин Дюссельдорфта төрү үрнәкләре (упаковкалау) күргәзмәсендә катнаштым һәм 14 павильонның 5сенең "кондитер"га багышланганын күреп гаҗәпләндем. Мин монда бу юнәлешнең инновацияләр һәм җитештерү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәген аңладым. Базарны өйрәнгәннән соң, без көтелмәгән нәтиҗәгә килдек: кибетләрдә кондитер әйберләр сату күләме икенче урынны били. Мин, һәрвакыттагыча, джемны пыяла һәм пластик төргәкләрдә генә саклап була дип уйлый идем. Ә ул вафля-көпшәләрдә дә менә дигән саклана икән.

- Ә сез үзегез җитештергән баллы әйберләрне яратасызмы?

- Майонез җитештерә башлаган мәлләрдә мин аны көненә килограммы белән ашый идем! Цех буенча йөрергә һәм һәрдаим татып карарга туры килә иде. Хәзер "кондитер" бүлеге Чаллыда, ә мин Алабугада. Әмма миңа һәрвакыт әзер продукцияне алып киләләр. Быел хәтта 5 килограммга "арттым"!

- Майонез заводының язмышы нинди? Аны Алабугадан башка җиргә күчерү планлаштырылмыймы?

- Аны Алабугадан Самарага күчерү буенча берничә проектыбыз бар иде. Кызганычка каршы, әйдәп баручы хезмәткәрләрнең күченеп йөрисе килми. Алар арасында анкеталаштыру уздырганнан соң, туган шәһәрләреннән китәргә теләүчеләр 10 процент кына булып чыкты.

Аннан соң хезмәткәрләрне башка яшәү урынына күчерү бик кыйммәткә төшә. Кайбер кыенлыклар булуга карамастан, без җитештерүне күчерүгә нык каршы тордык. Хәзергә без майны автовозлар белән Самарадан һәм Уфадан ташыйбыз. Әлбәттә, майонезны май булган җирдә җитештерү рентабельлерәк булыр иде. Уйлавымча, якындагы биш елда завод күчерелмәс әле.

- 2001 елда сез Вадим Махеев белән "Эссен Продакшн АГ" компаниясен ачтыгыз. Хәзер сезнең продукция Россиянең 170 шәһәрендә һәм чит илләрдә таратыла. Сезне, эшмәкәр буларак, нәрсә илһамландырып килде?

- Гадәттә башкалар үрнәге илһамландыра. Кайчандыр мин Америкага киткән бер 27 яшьлек эмигрант турында тапшыру караган идем. Ул миллионерга әйләнә. Ул вакытта миңа 16 яшь иде һәм мин ул вакытта 27 яшькә һичшиксез миллионер булам дип уйлап куйдым. Һәм бу саннар - 27 һәм миллион минем күңелдә калды. Дөрес, мин максатыма иртәрәк ирештем.

Хәзер менә тагын бер сан күңелдә: 40 яшькә миллиард сум эшләп алырга. Белмим, җитешә алырмынмы, юкмы. Ихтимал, булмастыр. 45 яшемә җитешә алсам да яхшы булыр иде.

- "Бруклин" клубын реконструкцияләүгә бәйле рәвештә Алабуга яшьләре төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Киләчәктә анда нәрсә булачак?

- Хәзер яшьләр арасында демографик бушлык барлыкка килде, клубка йөрүчеләр саны кими. Җитмәсә клубка килүчеләр арасында маргинальләшү күзәтелә. Шунлыктан клубны да үзгәртү таләп ителә.

Элек мең ярым кешегә исәпләнгән территорияне без яртылаш киметтек. Аның бер өлеше бию залы булачак, ул өр-яңадан үзгәртелеп киләсе елда файдалануга тапшырылачак. Ә быел 200 урынга исәпләнгән санлы проекторлы кинозал эшли башлаячак. Анда иң заманча җиһаз кулланылачак, шул исәптән рәсемнәрне бөтенләй яңача күрсәтә торган яңа форма 3D күзлек тә.

- Шәһәр Советына үткән өстәмә сайлаулар "Эссен" дагы тагын бер депутатка җиңү китерде. Шәһәр Советында урын алу максаты нидән гыйбарәт?

- Президент һәм район башлыгы белән без шәһәрдәге биш авыр участокта үз округларыбыздагы кебек эшләячәгебез хакында сөйләшендек. Чыннан да, анда бер төркем барлыкка килде, безгә тагын берничә кеше кушылды, элек шәһәр Советында андый нәрсә юк иде. Бер казандагы ботка дигәндәй, уртак фикергә килү мөмкин түгел, барысын бер кеше хәл итә дә куя, ә калганнар я - риза, я - юк.

Күпләр мине башлык постына кызыга дип уйлый. Минем планнарда андый нәрсә юк. Мин - эшмәкәр. Президент белән дә бу турыда фикерләшкәнем булды. Ә менә биш-ун елдан кайсы да булса бер депутат-урынбасарымның ул вазифаны башкарырлык булып җитешүе ихтимал. Һәрхәлдә, ул бу эшнең җиңел булмаганлыгын белеп торачак, чөнки проблемалар күп тупланды.

- Автоградта берничә проект эшкә җигелде: кондитер производствосы үсеше, "Камилла" кибете белән берләштегез, аз катлы йортлар салына... Алабугада сезгә тар була башладымы?

- Алабугада мин үз йортымны төзим. Алабугадан тарсынып чыкмыйбыз, Алабугада без яшибез!

Чынлыкта бер медальнең ике ягы барлыгын онытмаска кирәк. Табигый ки, без үзебез яшәгән калада уңайлы булуын телибез. Әмма шул ук вакытта кайбер проектларны шәһәр "йота" алмый, аның көченнән килми. Мәсәлән, "Белая дача" базасы бүгенгәчә керем китерми, "Бруклин" да шулай ук. Әгәр барлык лизинг җиһазларын кинотеатр үзе сатып алган булса, безгә билетларны меңәр сумнан сатарга туры килер иде.

Безнең Алабугадагы социаль проектлар барысы да хәйриячелек нигезендә алып барыла. Әгәр артык акча барлыкка килә икән, шәһәр өчен ни дә булса майтарачакбыз. Ә бүгенге бурыч - артык акчалар барлыкка килсен өчен, кондитер производствосын ныгыту.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев