Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Р.Миңнеханов һәм С.Кириенко «Алабуга-Волокно» заводының нигезенә беренче ташны салдылар

Заводны тапшыру һәм эксплуатациягә кертү 2013 елның июленә планлаштырылган

Бүген «Алабуга» икътисади зонасында «Алабуга-Волокно» заводының нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» генераль директоры Сергей Кириенко, «Композит» холдинг компаниясенең генераль директоры Леонид Меламед, РФ икътисад үсеше министры урынбасары Олег Савельев, гражданнар инициативасы комитеты җитәкчесе Алексей Кудрин, «ОЭЗ ППТ «Алабуга» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.
Углеводородлы җепселләрне эшкәртү буенча «Алабуга-Волокно» -«Композит» ХК һәм «Росатом» дәүләт корпорациясенең уртак проекты.
Беренче җитештерү линиясе куәте елына 1,5 мең тонна углеводородлы җепселләр җитештерүне тәшкил итәчәк.
"Бу - безнең «Росатом» белән бергә эшләгән проектларның иң зуры. Монда югары квалификацияле эш урыннары, югары технологияле җитештерү булачак. Безнең килешүләр вакытында үтәләчәк. Автомобиль, суднолар төзелешендә, самолетлар җитештерүдә файдалана ала торган завод продукциясен Татарстан ышанычлы кулланучы булачак. Без берничә елдан композит материалларны, хәзергегә караганда, шактый күбрәк куллана башлаячакбыз", - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Алексей Кудрин икътисад зоналары турында закон ничек тормышка ашырылуын карау максатыннан "Алабуга" ОЭЗда булу - аның күптәнге хыялы икәнлеген сөйләде.
"Дәүләт тарафыннан 15 миллиард сум акча инвестицияләгән, резидентлар - 40 миллиард сумнан артык, бу яхшы нәтиҗә. ОЗД режимы эшли, ул кызыклы. Зона территориясен һичшиксез арттырырга кирәк", - диде ул.
Кунаклар киләчәк буынга бетон плитага хат салдылар, ул завод котлованына күчереләчәк.

Гөлшат Солтанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X