Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

«Rockwool» - иң куәтле предприятие (фотолар)

Бу атнада "Алабуга" махсус икътисадый зонасында таш мамык җитештерә торган иң куәтле предприятиене ачу тантанасы булды. Анда Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, Даниянең сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

-"Роквул" предприятиесе бөтен дөнья буенча сибелгән 27, Россиядәге дүрт Дания компанияләренең иң куәтлесе санала.

Завод 2008 елда ук салына башлаган иде, әмма кризис сәбәпле проектны гамәлгә ашыру сроклары кичектерелеп килде.

"Алабуга" махсус икътисадый зонасындагы җитештерү куәтләрен сафка бастыру өчен компания 150 миллион доллар инвестиция кертте. Завод елына 110 мең тонна төзү һәм изоляцияләү материаллары эшләп чыгарачак, бу исә энергия чыгымнарын сизелерлек киметергә ярдәм итәчәк. Төзелештә заманча технологияләр, аерым алганда минераль мамыктан эшләнгән продукция куллану нәтиҗәсендә илебез ел саен 300 миллиард сумны янга калдыра алачак, бу гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрендә дә чагылачак.

Әлеге зонада чит ил инвесторларының яңа компанияләре барлыкка килсен өчен бернинди административ киртәләр юк. Икътисадый зона интенсив үсә һәм киләчәктә дә үсәр,- диде Э.Нәбиуллина үзенең котлау чыгышында.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов завод ачылуны мөһим вакыйга, дип билгеләп үтте:" Бу дөньяви дәрәҗәдәге бик зур проект. Ул көнбатыш инвесторлары өчен этәргеч булып, аларның безгә карата фикерләрен, мөнәсәбәтләрен үзгәртәчәк. Алар Россиядә инвесторлар өчен барлык шартлар тудырылганын һәм Рәсәй базарының киңкырлы булуын күрәчәк. Бүгенге мисал безнең өчен бик мөһим. Тулаем алганда, "Алабуга" икътисадый зонасы кызу темплар белән үсә бара. Бүген монда 25 резидент теркәлгән, аларның бишесе инде эшли, бүген менә алтынчысын тантаналы ачабыз, вәгъдә иткән инвестицияләр күләме - 80 миллиард сумга җитә.

Республика Президенты билгеләп үткәнчә, 2016 елга республиканың тулаем продукция җитештерү күләмнәрен 2 триллион сумга җиткерү бурычы тора. Ә монда МИЗ үсеш нокталарының берсен тәшкил итә.

"Роквул" компанияләре группасы президенты Элко Ван Хил әлеге проектны тормышка ашыру өчен республика президенты белән биш тапкыр очрашуын искәртеп узды. Чит ил инвесторларына игътибары һәм ярдәме өчен, ул президентка һәм федераль хакимияткә, аерым алганда, Э.Нәбиуллинага рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев