Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Рөстәм Миңнеханов “Синергия” паркы нигезенә таш салуда катнашты

2014 ел башында "Алабуга" махсус икътисади зонасында "Синергия" индустрия паркы калкып чыгачак. Бүген исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге корылма нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты.

Тантанада шулай ук Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, РФнең икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев, Россиянең махсус икътисади зоналары белән идарә итү агентлыгы башлыгы Олег Костин, "Алабуга" махсус икътисади зонасының генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һ.б. катнашты.

Әлеге паркның төзеләчәге турында мәгълүматны 18 гыйнвар көнне Россиянең Америкадагы сәүдә вәкиллегендә узган брифингта Россиянең махсус икътисади зоналары белән идарә итү агентлыгы башлыгы Олег Костин хәбәр иткән иде. Аның сүзләренә караганда, "Синергия" паркында Ford компаниясенә җитештерүне бер урынга тупларга ярдәм итәчәк урта һәм кече компанияләр урнашачак. Әлеге парк үз җитештерү корылмаларын төземичә генә "Алабуга" махсус икътисади зонасында эшләргә теләүче компанияләр өчен дә уңайлы булачак.

"Алабуга" махсус икътисади зонасының генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сүзләренә караганда, "Синергия" паркында нефть һәм химия тармагыннан алынган чималны эшкәртү заводлары, компьютер чиплары җыю һәм полимер материаллар җитештерү предприятиеләре дә урын алачак. Әле алай гына да түгел, биредә фармацевтик технологияләр тармагын да җәелдерергә уйлыйлар.

Автокомпонент җитештерүчеләр өчен "Синергия" аеруча кызыклы булачак, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

"Без биредә яңа кластер эшләтеп җибәрәбез. Индустрия паркы ярдәмендә монда автомобиль җитештерүгә юнәлдерелгән компанияләр барлыкка киләчәк. Махсус икътисади зонасында "Соллерс" компаниясе эшли инде. Беренче корпус булыр, алга таба бизнес күтәреп алыр. Безнең "Химград"та мондый тәҗрибә бар", - диде республика башлыгы.

"Синергия" индустрия паркы территориясендә урнашкан җитештерү предприятиеләре "Алабуга" МИЗы резиденты статусына ия булалар һәм салым, таможня ташламалары белән файдаланачаклар. Проект "Алабуга" МИЗы идарә компаниясе акчаларына тормышка ашырыла.

РФнең икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев әйтүенчә, республика җитәкчелегенең актив позициясеннән башка мондый паркны ачу мөмкин булмас иде.

"Дәүләт средстволарын мондый проектка сарыф итү киләчәктә үзен аклар дип уйлыйбыз", - диде ул.

Моңа җавап итеп Президент: "Тавык йомырка салсын өчен ояга мая салырга кирәк. Без моны эшләдек", - диде.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, «Синергия»нең мәйданы 24,5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк. Нәтиҗәдә, әлеге территориядә өстәмә 550 эш урыны барлыкка килергә тиеш, дип уйланыла.

"Алабуга" МИЗы акча җәлеп итү һәм түләнгән салымнар буенча Россия МИЗлары арасында лидер булып тора. Моны чыгыш ясаучылар күп тапкырлар ассызыклады, хәзерге вакытта "Алабуга"ның мәйданын ике тапкырга зурайту барганлыгын искәртте.

Моңа республика һәм муниципалитет җитәкчелеге бөтен яктан да ярдәм күрсәтә.

"Синергия" индустрия паркында эшләргә теләүчеләр дә бар инде. Шул ук көнне зонаның административ-эш үзәгендә электр җиһазлары җитештерү буенча фәнни-техник үзәк булдыру максатыннан, "Синергия"дә офис бүлмәләре һәм җитештерү мәйданнарын арендалау турында килешүгә кул куйды.

Документка "Интерскол" ЯАҖ директорлары советы рәисе Сергей Назаров һәм "Алабуга МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев кул куелды.

Шул ук вакытта "Алабуга" МИЗы территориясендә дәүләт-шәхси партнерлыгы шартларында "Евразия-Алабуга" индустрия паркы төзелеше бара. Проектны сафка бастыру агымдагы елның икенче яртысына планлаштырылган. Әзер сәнәгать мәйданнары зурлыгы 200 мең кв.метрдан артып китәчәк.

Гөлшат СОЛТАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев