Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Тагын бер адым

12 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский катнашында "Алабуга" махсус икътисади зонасында "Алабуга" Сервислы металл үзәге төзелешенә беренче таш салу тантанасы булды.

"Алабуга" Сервислы металл үзәге - Россиядә эре металлургия комбинаты булган "Магнитогорск металлургия комбинаты" һәм махсус икътисади зонадагы төрек компаниясе "Джошкуноз"ның уртак проекты. Инвестицияләр күләме - 349 миллион сум. Резидент өчен җитештерү мәйданнарын "Алабуга" МИЗ идарәче компаниясе төзиячәк һәм арендага бирәчәк. Төзелеш 670 миллион сумга төшәчәк, 72 эш урыны булдырылачак.
Яңа завод автомобиль сәнәгате өчен корыч эшләнмәләр (бланклар) җитештерәчәк. Әлеге проект махсус икътисади зонада гамәлдә булган резидент катнашында беренче уртак җитештерү. Ford Sollersны штамп детальләр белән тәэмин итеп торучы "Джошкуноз" материал (рулонлы корыч) белән тәэмин итеп торучы "Магнитогорск металлургия комбинаты" белән бергә уртак проектны башлап җибәрде, максатлары - синергетик эффект алу һәм логистик өстенлектән файдалану. Бланк төрендәге әзер материалларны эшләп чыгара алырлык иң якын сервис үзәкләре Калуга һәм Санкт-Петербургта урнашкан.
Чарада шулай ук Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, "Магнитогорск металлургия комбинаты" АҖҖнең директорлар советы рәисе Виктор Рашников, МИЗ ППТ "Алабуга" АҖҖнең генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Ford Sollersның беренче вице-президенты Адиль Ширинов, КамАЗның генераль директоры Сергей Когогин һәм башка кунаклар бар иде.
Рөстәм Миннеханов билгеләп үтүенчә, Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек елдан ел арта. "Алабуга" МИЗындагы әлеге яңа завод үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту ягына тагын бер адым булып тора.
- Бүген бу ике регион арасындагы товар әйләнеше 35 мең миллиард сумны тәшкил итә. Яңа җитештерү өлкәсе 40-60 мең тонна металл таләп итәчәк. Бу проект уникаль, дип әйтәсем килә. Махсус икътисади зона бар нәрсә чынга ашрылачак бинага мәйдан бирә, Магнитогорск металлургия комбинаты инвестор һәм тәэмин итеп торучы, "Джошкуноз" бу эшләнмәләрне төп кулланучы булып тора. Татарстан бу проектка бар яктан булышлык күрсәтәчәк. Проект уңышлы булыр, дип өметләнеп калам, - диде ул.

- Урын да, вакыт та бик дөрес сайланган, - дип башлап китте сүзен Борис Дубровский. - Вакытка килгәндә, бүген бәйрәм - РФнең Конституциясе көне, ә инде урынга килгәндә, Алабуга - бик танылган, Россиядә иң яхшы инвестиция мәйданы. Татарстан моның белән горурлана ала. Ә без, үз чиратыбызда, Магнитогорск металлургия комбинаты белән горурланабыз, ул - РФдә кара металлургиянең флагманы. Проектның уңышлы булачагында бер шигем дә юк, бу Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан арасындагы килешүнең яхшы гамәли нәтиҗәсе.
- Магнитогорск металлургия комбинатының продукция сыйфаты үзебезне һәм чит ил машина җитештерүчеләр сорауларын канәгатьләндерә. Яңа завод - "Джошкуноз" компаниясе белән уртак проектыбыз. Аларның штамповка буенча яңа технологияләре һәм безнең югары сыйфатлы металлдан югары сыйфатлы җитештерү үзәге булдырылачак, - ди Виктор Рашников.
Татарстан Президенты башка кунаклар белән берлектә, завод төзелешенең башлануын белдертеп, автомобиль капотларының миниатюр вариантларын цементка салдылар. Яңа завод 2018 елның икенче кварталында эшли башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев