Торак булса, кадрлар да булачак
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Исәп палатасы рәисе Сергей Степашин һәм РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдылар.
Кунаклар "Роквулл" заводының җитештерү мәйданнарын карады. Завод 2012 елның февраль аенда эшли башлар дип планлаштырыла. Биредә җылылык изоляциясе материаллары җитештереләчәк. С. Степашин предприятиенең кадрлар сәясәте белән кызыксынды. Завод җитәкчелеге сүзләре буенча, биредә уртача эш хакы 25 мең сум тәшкил итәчәк. Эшче кадрлар белән берникадәр проблема бар, тик хәзер әлеге мәсьәләне хәл итү максатыннан Алабуга политехник колледжы белән эш көйләнгән. Ә предприятие эшчеләрен торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә килгәндә, Алабугада хәзер яңа микрорайоннар төзелә, шуның өстенә шәһәр федераль торак программаларын (шул исәптән хәрбиләр өчен дә) гамәлгә ашыру өчен мәйданчык булырга әзер. Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов белдерүенчә, хәзер муниципалитет моның өстендә тыгыз эшли, чөнки берничә елдан Алабугада яшәүчеләрнең саны икеләтә артуы ихтимал.
Бу турыда "Алабуга" МИЗының административ-эш үзәгендә үткән киңәшмәдә сүз барды. "Алабуга" МИЗ ППТ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сүзләренә караганда, биредә 25 резидент теркәлгән, аларның тулаем инвестицияләре 79 миллиард сум тәшкил итәчәк. Инде бүген үк резидентлар тарафыннан 18 миллиард сум акча кертелгән, шулай итеп, аларның капитал салулары 15 миллиард сум тәшкил иткән һәм дәүләт инвестицияләреннән артып киткән. Бүген "Алабуга"да 2432 эш урыны булдырылган, 2020 елга эшчеләр саны 17 меңгә җитәргә тиеш. "Безнең өчен иң әһәмиятлесе - эш урыннары, беренче чиратта республика халкын эш белән тәэмин итәргә кирәк, шулай булгач бездә резервлар бар. Моннан тыш, күрше регионнарда - Удмуртия, Киров өлкәсендә яшәүчеләрне дә җәлеп итәргә мөмкин. Шул сәбәпле кадрларга мохтаҗлык булырга тиеш түгел", - ди Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Фаразларга караганда, 2012 елга МИЗда 60 компания-резидент эшләргә тиеш, гомуми инвестицияләр күләме 180 миллард сум тәшкил итәчәк. Тимур Шаһивәлиев сүзләре буенча, дәүләт инвестицияләре 2016 елга үз-үзен аклаячак.
Кунаклар "П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно" һәм "Форд-Соллерс" җитештерү мәйданнарын да карады.
Гөлшат Солтанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев