Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Алабуга капкачларына читләр хуҗа булмасын

Авыл халкы соңгы уңышны җыя, ә минем шикелле шәһәрдә яшәүчеләр көзге ярминкәне көтә. Анда барысы да арзанрак: яшелчә, җиләк-җимеш һ.б. Шуннан яшелчә алып, кышка салатның төрлесен, тозланган әйберләр ясарга исәп. Әлбәттә, иң мөһиме - кышка запас әзерләп кую, ә аннан да мөһимрәге - япкан банкаларның икенче көнне үк атып чыкмавы.

Кызганыч хәлләргә юлыкмас өчен, яхшы капкачлар кирәк. Шәһәр халкының күбесе Алабуга тимер капкачлар җитештерү предприятиесе продукциясеннән файдалана. Кызганычка каршы, бервакыт безнең базарда түбән сыйфатлы капкачлар барлыкка килде. Базар нокталарында Алабуганың "УкупрПласт" ҖЧҖ продукциясенә охшаган, ә чынлыкта Чиләбе шәһәрендәге (кечкенә хәрефләр белән язылган) җитештерүчесе "УралСКО" ҖЧҖ булган "СКО Елабужская" ҖЧҖ (зур хәрефләр белән язылган) капкачлары тәкъдим ителде. Бу продукциянең, гомумән, безнең шәһәрдә "Алабуга капкачлары" маркасы белән җитештерелә торган капкачлар белән бернинди уртаклыгы юк. Ни генә булмасын, бу хәл кулланучыларны ялгыш юлга этәрә. "УкупрПласт" ҖЧҖ 1963 елдан бирле сыйфатлы продукция җитештерә. Ул банка ябу өчен кулланыла торган тимер капкачларны җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Ул - Алабуга шәһәрендә генә түгел, хәтта Татарстан Республикасында да шушы продукцияне җитештерүче бердәнбер предприятие. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу - шәһәребездә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хезмәт куя торган бердәнбер оешма. Сау-сәламәт кешеләр белән бертигез эшләүче инвалидлар хезмәтеннән ничек шулай намуссыз рәвештә файдаланырга була икән, дип, күпләр аптырашта калгандыр, әлбәттә.

Бу хәлнең ни рәвешле шулай килеп чыгуын барыбыз да телевизор, гәҗитләрдән укып, ишетеп белдек. Халык арасында зур яңгыраш алган вакыйганың ничек тәмамлануы хакында безгә Алабуга шәһәр-районының перспектив-үсеш палатасы рәисе урынбасары Ришат Сәлимгәрәев сөйләде. Күптән түгел Россия Федераль Монополиягә каршы көрәш идарәсенең Татарстан бүлеге комиссиясе антимонополия кануннарын бозган әлеге эшне карады. Моңа "Алабуга капкачлары" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан "Конкуренцияне саклау турында"гы Федераль канунның 14 маддәсе, 1 өлеше бозылуы сәбәп булды. Ул "Алабуга УкупрПласт" ҖЧҖ җәмгыятенеке булган тимер капкачлар һәм этикеткалардан файдалануда чагылды. Чиләбе компаниясе "Алабуга капкачлары" билгесен кулланып, "Конкуренцияне саклау турында" Федераль канунның 14 нче маддәсе, 1нче өлешен бозган. Аларның гамәлләре әдәплелек, гаделлек кануннарына, шулай ук федераль законнарга каршы килә. Ә иң мөһиме, бүтән хуҗалык субъектына - үз конкуренты булган "УкупрПласт" ҖЧҖгә зыян китерә. Бу вәзгыять предприятиенең товар базарындагы табышларына да тәэсир итми калмады: 2010-2011 елда тимер капкачларны сату күләме 35 процентка кимеде. Ришат Сәлимгәрәев әйтүенчә, көндәшлек итүче компания капкачлары Алабуга бренды аналогыннан сыйфаты буенча күпкә калыша. Шулай итеп, Чиләбе оешмасы танылган Алабуга брендын кулланып, түбән сыйфатлы товар чыгара һәм безнең предприятиегә зур зыян сала.

"Алабуга капкачлары" билгесен "Алабуга УкупрПласт" ҖЧҖ граҗданлык әйләнешенә 2001 елда керткән, ә Чиләбе төркеме тик 2012 елда. Бу факт карар чыгарганда җитди дәлил була.

Рәсәйнең УФАС Татарстан бүлеге комиссиясе 2012 ел, 3 июль карары буенча, ООО "Алабуга капкачлары" (Чиләбе шәһәре) оешмасына антимонополиягә каршы федераль кануннарны бозуын туктатуны таләп итеп кисәтү юллады. Эш материаллары Рәсәйнең УФАС Татарстан бүлегенең вакәләтле вазифаи вәкиленә, РФ Законнарына нигезләнеп, административ хокук бозу турында җинаять эше кузгату өчен тапшырылды. Судта чыгарылган карарны Арбитраж судта яңадан карау өчен өч ай эчендә жалоба бирергә мөмкин.

Шулай итеп, тимер капкач сатып алыр алдыннан, капкачның өстенә зур хәрефләр белән язылган исемгә генә түгел, вак хәрефләр белән нәрсә язылганына да игътибар итегез! Үкенерлек булмасын!

Рузилә Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев