Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Алабугада биш яңа завод төзеләчәк

"Алабуга" махсус икътисади зонасының Күзәтчелек советы утырышында Рәсәй һәм чит ил инвесторларының биш яңа проекты каралды. Утырыш Татарстан Президенты җитәкчелегендә үтте.

"Алабуга" МИЗның резидентлары - "Интерскол" һәм "Алабуга-Моторс" компанияләре - эшчәнлеген киңәйтә һәм МИЗ территориясендәге активлыкны арттыра. "Интерскол" инженер-сынау үзәген булдыра, ә бу масштаблы тәҗрибә-конструкторлык эшләрен уздырырга һәм елына 15кә кадәр яңа эшләнмә җитештерүне башлап җибәрергә мөмкинлек бирә.

- Элек компания-резидентлар производство белән генә шөгыльләнсә, хәзер техник-кулланылышка кертү проектлары барлыкка килде - ул чакта компанияләр үзләре җитештерә торган продукцияне эшләп чыгаралар. Бу - башка дәрәҗәдәге технологияләр, кадрлар сайлау, хезмәт хакы түләү, - диде "Алабуга" МИЗы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев.

"Алабуга-Моторс" исемле тагын бер резидент заводында МИЗда җитештерелүче автомобильләр махсус транспортка (маршрут таксилары, ашыгыч ярдәм машиналары, балалар өчен автобус, электроавтомобиль һәм газ двигательле машиналар) әвереләчәк.

"Хухтамаки" фин компаниясе "Алабуга" МИЗ территориясендә пластик һәм кәгазьдән бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабалар җитештерү буенча заманча завод төзи. Бу савыт-саба ресторан һәм кафеларга җибәреләчәк.

Гидротехник, автомобиль һәм тимер юл төзелешендә кулланыла торган полиэфир техник җепселләр нигезендә ясалган тотрыклы георәшәткәләрне "КамГеоТэкс" компаниясе җитештерә башлаячак.

"Магистраль технологияләр" Россия компаниясе МИЗ территориясендә магистраль инженер челтәрләр өчен полимер торбалар инновацион производствосын булдыра.

Биш яңа проектның өчесе МИЗ составындагы "Синергия" индустриаль паркы территориясендә урнашачак. Компанияләрнең паркка карата булган кызыксынулары Татарстанның инвестицион яктан җәлеп иткәнлеге турында сөйли.

- Тагын берничә халыкара брендка ия булган компания "Синергия"дә урнашырга теләк белдерә. Хәзерге вакытта алар белән сөйләшүләр алып барыла, шуңа күрә әлегә аларның исемнәрен атый алмыйбыз, - дип өстәде Тимур Шаһивәлиев. "Синергия"нең төзелешен 2014 елда тәмамларга планлаштырыла.

"Алабуга" махсус икътисади зонасының Күзәтчелек советы утырышында ресурс үзәген булдыру турында килешүгә ирешелде. Анда "Алабуга" МИЗ резидентлары булган предприятиеләрнең кадрлар мәсьәләсе хәл ителәчәк.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "Алабуга" МИЗын үстерү буенча эш актив алып барыла, бүгенгә 37 компания-резидент теркәлгән, тәкъдим ителгән инвестицияләрнең күләме - 95 млрд. сумнан артык. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген яңа проектлар буенча эшне активлаштырырга кирәк.

Ринат ӘМИРХАНОВ


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев