Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Бюджет расланды

Алабуга районы Советының XXI сессиясендә 2013 һәм 2014-2015 план периодына район бюджеты тикшерелде. Сессияне Алабуга муниципаль район Советы рәисе Геннадий Емельяов үткәрде.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйкова әйтүенчә, исәпләүләр буенча 2013 елда район бюджетының кереме 928 742,3 мең сум, чыгымнар - 928 742,3 мең сум тәшкил итәчәк. 2014 һәм 2015 елларда район бюджетының кереме 986 209,3 мең сум, чыгымнары 1 073 892,2 мең сум булыр дип фаразлана.

Сессиядә район башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары билгеләнде. Хәзер әлеге вазифаны Фәнил Гарифуллин башкара.

Район башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында комитет җитәкчесе Илмир Камалетдинов хәбәр итте. Җитәкче әйтүенчә, ТКХ һәм авыл җирлекләре бүлекләре бер бүлеккә берләштереләчәк.

Өлешле төзелеш өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек бүлеге таратылачак, ә штатлы берәмлекләр архитектура бүлегенә, ТКХ һәм авыл җирлекләре белән эшләүче бүлекләргә тапшырылачак.

Алабуга муниципаль районы Советының "Алабуга районы контроль-исәп палатасы нигезләмәсен раслау турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында контроль-исәп палатасы рәисе Вера Сазанова сөйләде.

Район территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат урнаштыру мәсьәләсе буенча (беренче укылыш) архитектура бүлеге җитәкчесе Ренат Хашимов чыгыш ясады.

Балалар, мәгариф, медицина, мәдәният учреждениеләре, спорт объектлары, күмәртәләп һәм ваклап сату базарлары, вокзал һәм транспорт тукталышлары, автозаправка станцияләре белән алкоголь продукциясе ваклап сатыла торган сәүдә ноктасына кадәр булырга тиешле ара ераклыгы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Шәмсетдинов чыгыш ясады. Җитәкче әйтүенчә, хәзер бу ара 50 метр булырга тиеш.

Депутатлар тарафыннан бу көнне барлыгы 14 мәсьәлә каралды. Икенче чакырылыш Алабуга район Советының XXI сессиясендә тикшерелгән карар проектлары депутатлар тарафыннан кабул ителде.

Район сессиясе утырышыннан соң шәһәр Советының 17 нче сессиясе булырга тиеш иде. Тик сессиядә шәһәр депутатларының нибары унысы гына катнашу өчен теркәлгән булып чыкты. Кворум булмау сәбәпле, шәһәр сессиясе башка вакытка күчерелде.

Фәридә Әскәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев