Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Дөньяны яхшылык белән генә яулап була

Биш кешедән торган Алабуга делегациясе 26 майдан 29 майга кадәр эшлекле визит белән Төркиядә булып кайтты.

Делегация составына район башлыгы Геннадий Емельянов, башлык урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, эшмәкәрләр Василий Баранов, Александр Закиров һәм Светлана Вдовина керде.

"Лакруан" ҖЧҖ директоры Светлана Вдовина тугандаш-шәһәр Сафранболуның матурлыгы, кешеләренең киң күңелле, кунакчыл булулары, эшлекле визит барышында алган тәэсирләре белән уртаклашты. Алабугалылар өчен төрекләр кызыклы һәм бай программа әзерләгән. Эшлекле очрашулардан тыш алар шәһәр буенча экскурсиядә булганнар, диңгез буена сәяхәт кылганнар.

Светлана Вдовина әйтүенчә, делегация металлургия заводында, ир-ат өс киемен тегә торган фабрикада, "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" предприятиесенең үзәк офисында һәм дөнья брендлары булып саналган предприятиеләрдә булган. Металлургия заводы алабугалыларга аеруча зур тәэсир ясаган.

- Без монда руданы вагонеткалардан бушатудан башлап әзер чимал чыкканга кадәр булган процессны күзәттек. Предприятиенең зур мәйданы, цехлардагы югары температура, заманча җиһаз, җитештерү белән компьютер ярдәмендә идарә итү, куркынычсызлык техникасын үтәү: болар барысы да югары дәрәҗәдә, - диде С.Вдовина.

Эшлекле визит барышында Сафранболу шәһәренең эшмәкәрләр советы белән очрашу оештырылды. Әлеге совет шәһәрнең икътисадый тормышында актив катнаша һәм ул шәһәр халкы тарафыннан сайлана.

- Очрашу барышында Алабуганың елга порты, социаль инфраструктура үсеше, кадрлар белән тәэмин ителеш, эшчеләрнең хезмәт хакы темалары күтәрелде. Алабуга һәм Сафранболу арасындагы хезмәттәшлек ике якка да файда гына китерәчәк, икътисад үсешенә уңай йогынты ясаячак, дип нәтиҗә ясады С.Вдовина.

Төрекләр аеруча "Алабуга" махсус икътисадый зона эшчәнлеге белән кызыксына, дип өстәде шәһәр башлыгы Геннадий Емельянов.

- Сафранболу кечкенә шәһәр, анда нибары 50 меңнән артык кеше яши. Шәһәр халкы, андагы тормыш дәрәҗәсе бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды, - диде җитәкче.

"Алабуга" рестораны директоры Александр Закировны төрекләрнең намуслыгы таң калдыра. Сафранболу шәһәренең бер сәүдә үзәгендә Александр гаиләсе өчен бүләкләр сатып ала. Икенче көнне кибет администрациясе аны эзләп табып, эшмәкәрнең 100 долларын кире кайтара. Ачыкланганча, Александр Закиров товар өчен түләгәндә кассада артык акча биргән булган.

Тугандаш шәһәрдә кунакта булучыларның һәммәсе төрекләрнең балаларга булган аеруча җылы мөнәсәбәтенә игътибар итә. Бу илдә балаларны бик яраталар, аларга аеруча зур игътибар бирәләр, диләр алар.

Төрек хатын-кызларының бик азы гына эшли, күбесе өйдә балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә, шуңа күрә Сафранболуда мәктәпкәчә учреждениеләр бик аз икән. Балаларга кечкенәдән үк хезмәткә мәхәббәт тәрбиялиләр. Шуңа күрә завод буенча экскурсия ясаганда, делегация шушы завод генераль директорының 17 яшьлек улын станок артында күреп һич тә гаҗәпләнми.

Сафранболуда булган эшмәкәрләр әйтүенчә, анда кешеләргә яхшы мөнәсәбәт һәр сүздә, һәр гамәлдә чагыла. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки төрек халкы Ататөрекнең "Дөньяны яхшылык белән генә яулап була" дигән васыятенә нигезләнеп яши.

Төркиядә үткәргән 4 көн эзсез югалмады. Кемдер ныклы эшлекле элемтә булдырып, бүген үк эшкә тотынды, кемдер бу илне гаиләсе белән ял итү урыны буларак сайлады.

Фәридә Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев