Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Февральдә табиблар һәм галимнәрнең хезмәт хакы арту турында министр аңлатма бирде

Максим Топилин әйткәнчә, вуз укытучылары һәм табибларның хезмәт хакы Россия Президентының май указларын үтәү кысаларында арттырдылар.

Табиблар, галимнәр һәм укытучыларның хезмәт хакы Россия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү кысаларында артты. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерде, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

«Россия Президентының май указларын үтәү кысаларында, вуз укытучылары, фәнни хезмәткәрләр һәм табибларның хезмәт хаклары узган елда төбәк буенча уртача эш хакының 165 проценты дәрәҗәсенә кадәр күтәрелергә тиеш иде, ә быел аны 200 процентка хәтле арттыру бурычы тора», - диде министр.

Узган атна ахырында гаммәви мәгълүмат чаралары М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты укытучылары, шулай ук Мәскәүнең башка учреждениеләрендә галимнәр һәм табибларның кайбер категорияләренең хезмәт хаклары сизелерлек артуы хакында хәбәр иткән иде.

ЧЫГАНАК: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/03/12/159595/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев