Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Идарәче компанияләр һәм ТСЖлар чыгымнарын күрсәтәчәк

Үткән атнада алабугалыларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаларның кая китүен аңлаттылар. Хакимият бинасында ТР Инвестицион эшчәнлеккә дәүләт заказы һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы генераль директоры Яков Геллер белән очрашу булды.

Очрашуга идарәче компанияләр вәкилләре, йорт өчен җаваплы кешеләр, ТКХ мәсьәләләре буенча район башлыгы киңәшчеләре һәм шәһәр халкы килгән иде. Очрашу туры эфирда алып барылды.

Монда идарәче оешмаларның торак йортлар белән идарә итүгә тотылган чыгымнарын ачу һәм ТРның электрон товар-мәгълүмати системасы белән (ЭТИС) танышу - идарәче оешмаларның мәгълүматны ачуы кебек темалар тикшерелде.

- Бу система ТР Президенты йөкләмәсе буенча кертелде. Халык акчаларның кая киткәнен күреп торырга тиеш,- диде Я.Геллер. -Республика Президенты карары нигезендә һәр идарәче компания айга бер тапкыр чагыштыру-тикшерү актын нәшер итәргә тиеш. Ул сул һәм уңъяк өлешкә бүленә. Сулъяк өлеш һәр йорт буенча һәм максатчан (хезмәт хакы һәм йортларга бүленмәгән чыгымнар) айлык чыгымнарны күрсәтеп идарәче компания тарафыннан тутырылса, уңъяк колонканы ЭТИС тутыра. Соңгы исәптә ике колонкадагы саннар чагышырга тиеш. Бу мәгълүмат һәркемгә - гади кешеме ул, журналистмы яки прокурормы - ачык булырга тиеш, диде Я.Геллер.

Системадан ничек файдаланырга?

www.tattis.ru сайтына кереп "Управляющие компании" бүлеген табасың.

Монда "Татарстан Республикасы ТКХ өлкәсендә оешмаларның алыш-бирешләре каталогы" табличкасы күренәчәк. Аннан соң Алабуга районын табып, идарәче оешма сайтына керәбез. (Мәсәлән, "Управдом-3").

Сезне кайсы чор кызыксындыра? Әйтик, 1июньнән 1 июльгә кадәрге вакыт. "Сатып алынган продукция" (үз чыгымнар) графасыннан хезмәт хакына, штрафларга, мебель, оештыру техникасы канцтоварлар алырга күпме акча тотылганын күрәбез.

Әле аерым йортлар буенча чыгымнар (подомовые) (Объект буенча сатып алынган товарлар исемлеге) исемлегеннән сине кызыксындырган вакытта йортка нәрсәләр алынуын тикшерәбез. Яки "Статистик мәгълүматлар" бүлегеннән "Капиталь ремонт" графасын табарга һәм күпме акча тотылуын белергә була. Монда генподряд оешмасының кайсы фирмадан нинди бәягә нинди материаллар алуы күрсәтелгән. Әгәр бәяләр сагайта икән, фирмага шылтыратып бәяләрне белергә мөмкин. Әгәр алар күрсәткән бәя белән саткан фирма атаганы туры килми икән, акчаның кем кесәсенә кергәне билгеле булачак.

-Кызганычка каршы, Алабугадагы идарәче компанияләр мәгълүматларны ачып салырга ашыкмый. Без тапкан мисаллар әле алар күрсәтмә була алырлык түгел. Район башлыгы Геннадий Емельянов бу мәсьәләдә тәртип урнаштырачагына ышандырды,- диде Я. Геллер.

Системаның ничек эшләве белән таныштырганнан соң, ул залдагыларның сорауларына җаваплар бирде һәм ике айдан кабат очрашу планлаштырылганын җиткерде.

Алия Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев