Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Кемгә артык, кемгә ким...

Соңгы арада халыкны борчыган мәсьәләләрнең берсе - ОДН. Кайда гына барсаң да, кем белән генә сөйләшсәң дә сүз шуңа килеп төртелә.

Ай уртасында фатир өчен түләүләрне түләп бетергәч, беразга гына тынып торабыз да, яңа квитанцияләр килү белән идарәче компания һәм исәп-касса үзәген сүгә башлыйбыз. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары Алабуга муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Рим Заһидуллинны редакциягә әңгәмәгә чакырды.

- Рим Нәкыйпович, укучыларыбызны ОДН түләүләренә кагылышлы сораулар борчый. Счет-квитанцияләрдә ОДН дигән юл ни өчен барлыкка килә?

- Соңгы арада алабугалылардан мөрәҗәгатьләр аеруча күбәйде. Аларны өч төркемгә бүләргә була. Беренчедән, узганы белән чагыштырганда кулланган ресурслар өчен түләүләр агымдагы айда күбрәк. Нигездә мондый сорауны гомумйорт исәп приборлары белән җиһазланган йортта яшәүчеләр бирә. Әлеге приборлар җылылыкның сыйфатын һәм күләмен күрсәтә. 1 Гкал җылылык энергиясенең бәясе - 1352,71 сум. Әлеге сан һава температурасына һәм гражданнарның фатирларындагы шартларга карап үзгәрергә мөмкин.

Икенчедән, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итүгә (ГВС, ХВС) тотылган 1 куб.м салкын су бәясенең гипер сикерүләре. Әлеге проблема кеше факторы яки гомумйорт исәпләү приборының төзек булмавы белән бәйле.

Өченчедән, кулланылган салкын су һәм ГВС өчен ОДН исәпләү. Ягъни, гомумйорт исәпләү приборлары күрсәткече һәм счетчиклары булмаган фатирлардагы норматив буенча исәпләүләр арасындагы аерма фатирларында счетчиклар булганнарга тигез бүленә. Нәтиҗәдә счет-квитанцияләрдә ОДН дигән юл барлыкка килә.

Халыктан килгән мөрәҗәгатьләр буенча берничә йортта булырга туры килде. Мәсәлән, Пролетар урамы, 40 адресы буенча урнашкан йорттан зарланулар аеруча күп иде. Тикшерүдән күренгәнчә, биредә нибары күрсәткечләрне дөрес алмаганнар. Идарәче компания вәкилләре монда килеп, мәсьәләне биш минут эчендә хәл итә алырлар иде. ОДН түләүләрен мөмкин кадәр киметү дә нәкъ менә алардан тора.

- Гомумйорт түләүләренең (ОДН) арту сәбәпләре нәрсәдә?

- 60 процентка якын алабугалы су счетчикларының күрсәткечен дөрес бирми, шул сәбәпле ул үзенең күршеләреннән урлый дигән сүз. Чөнки ОДНны йортта яшәүчеләрнең намуслысына да, намуссызына да түләргә туры килә. Ә гомумйорт түләүләренең арту сәбәбе дүртәү. Беренчесе - санцияләнмәгән су алу. Гадәттә бу йорт инженер челтәрләренең тузган булуы белән бәйле. Икенчесе - шәхси фатир счетчиклары күрсәткечен вакытында бирмәү. Өченче сәбәп - "нулевой" исәпләр (фатирда пропискада беркем дә тормый, чынлыкта исә анда берничә кеше яши, счетчиклар да куелмаган). Зур ОДН килүнең дүртенче сәбәбе: күпчелек алабугалы күрсәткечләрне киметеп бирә. Кызганычка каршы, кайберәүләр счетчик күрсәткечен киметү өчен төрле ысуллар куллана: магнит куя һ.б. Биш кеше яшәгән фатир берничек тә аена нибары бер кубометр салкын су файдалана алмый. Без стандарт күпкатлы йорт буенча гомумйорт күрсәткеченең аермасын алдык һәм барлык квартираларга бүлдек. Нәтиҗәдә, уртача алганда, йортта яшәүче бер кеше 2 кубометр салкын һәм 2,2 куб кайнар су куллана булып чыга.

- Гомумйорт күрсәткечен кем контрольдә тотарга тиеш соң?

- Бүгенге көндә ОДНны идарәче компанияләр контрольдә тотарга тиеш. Аларның барысына да бер ай эчендә хезмәтләндерә торган йортлар буенча анализ ясарга кушылды. Алабугада бүгенге көнгә кадәр идарәче компания белән килешү төземәгән йортлар бар.

- Гомумйорт исәпләү приборлары барлык йортларда да бармы?

- Бүгенге көндә шәһәрдә йортларның 40-45 проценты гомумйорт исәпләү приборына күчерелгән. Бу юнәлештә эш алга таба дәвам итә.

- Коммуналь түләүләрне киметү өчен резервлар бармы?

- Әлбәттә, бар. Бу шул ук гомумйорт исәпләү приборлары урнаштыру. Алар булган очракта, халык җылылык өчен бары тик җылыту сезонында гына түли. Подъездларда энергия саклаучы лампочкалар, пластик тәрәзәләр кую, подъезд ишекләрен көйләү, һава шартларына карап җылылыкны көйләүче җиһазлар урнаштыру - болар барысы да коммуналь түләүләрне киметүгә ярдәм итә.

Ф. Нуриева

Н. Касыймова фотосы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев