Коммуналка бәяләре кая сикерә?
Быел хакимияттәгеләр ел саен яңа ел алдыннан гражданнарга әзерли торган традицион бүләкне - ТКХ тарифларын арттыру кебек күңелсез сюрпризны алданрак - җәй һәм көз бирергә булдылар.
1 июльдән коммуналь бәяләр уртача 12 процентка арта. Барыннан да бигрәк, электр энергиясенең 6 процентка, газның 12 процентка артуы көтелә. Хосусыйлаштырылмаган фатирларда яшәүчеләргә, коммуналь түләүләрдән тыш, фатир өчен дә 12 процентка артыграк түләргә туры киләчәк. Сентябрь аенда әле тагын бер мәртәбә бәяләр өскә сикерәчәк.
Шунысын да онытырга ярамый, һәр регион үз җирлеге өчен чик коммуналь тарифлар кабул итә, әмма аларның үсеше, нинди генә очракта да, федераль хакимият күрсәткән чикләрдән артмаска тиеш. ТСЖлар һәм идарәче компанияләр исә һич кенә дә тарифларны үзләре теләгәнчә үзгәртә алмый.
Бездә газ, ә сездә...
Газ исәпләү приборлары булган фатир хуҗалары бүген бер кубометр газ өчен 3 сум 49 тиен түләсә, июльдән ул 4 сум 01 тиен булачак. Үзәктән җылытылып, газ плитәсе һәм газ колонкасыннан файдаланучылар - 98 сум, 25 тиен; кайнар су белән тәэмин ителмәгән, әмма газ колонкасыннан файдаланучылар - 80 сум 20 тиен; кайнар су белән тәэмин ителгән һәм үзәктән җылытыла торган, газ плитәсе булган фатирларда яшәүчеләр һәр кешегә 48 сум 12 тиеннән түләячәк.
Төнлә очсызрак
Июльдә электр энергиясе 2 сум 43 тиеннән 2 сум 57 тиенгә күтәреләчәк.
Ә төнге тарифлар ике тапкыр арзанрак - 1 сум 29 тиен тәшкил итәчәк.
Күпмегә җылыначакбыз?
Җылылык белән тәэмин итү бәяләре июльдә 1433 сум 92 сумга сикерсә, сентябрьдән ул тагын 57 сум 57 тиенгә артып, 1491 сум 49 тиен тәшкил итәчәк.
Акча су кебек...
Эчә торган суга бәяләр июльдән бер куб метр өчен 1 сум 57 тиенгә артып, 29 сум 63 тиен тәшкил итәчәк һәм ел ахырына кадәр артмаячак. 2012 елның 1 гыйнварыннан су агызу (канализация) 19 сум 37 тиен дип билгеләнгән булса, 1 июльдән ул 20 сум 53 тиенгә җитә, ә 1 сентябрьдән бер куб метр өчен 20 сум 89 тиен алыначак.
Күрсәтелгән тарифлар Татарстан Республикасының Тарифлар буенча Дәүләт комитетында 2011 елның 25 ноябрендә кабул ителгән "Коммуналь комплекс оешмаларының товарлар һәм хезмәтләргә тарифларын билгеләү турында"гы карарында расланган.
Юл йөрү бәяләре күтәрелми
Инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Евгений Николаев сүзләренә караганда, шәһәр транспортында йөрү бәяләре хакындагы мәсьәлә әлегә тулысынча хәл ителмәгән. Һәрхәлдә, июльдә бәя артмаячак.
Ягулык-майлау материалларына да бәяләр элеккечә кала. Алабугада АИ-95 маркалы бензин бәясе - 28 сум 80 тиен, АИ-92 - 26 сум 50 тиен, Аи-80 25 сум 10 тиен тора. Дизель ягулыгының бер литры - уртача 27 сум 95 тиен.
Алия Сираева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев