Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

МИЗ өчен тәмләткечләр

Ун елдан соң Алабуга районына күпме икмәк, сөт, яшелчә, тәмләткечләр кирәк булачак? Бүгенге белән чагыштырганда, бер ярым тапкырга күбрәк!

Бүген Алабуга кызу темплар белән үсә баручы шәһәр. Аның киләчәге туризмны үстерүдән бигрәк, турыдан-туры "Алабуга" махсус икътисадый зонасы белән бәйләнешле. 2006 елда ачылган сәнәгать мәйданы инвесторларны тулысынча әзер инженерлык челтәрләре, транспорт һәм таможня инфраструктуралары белән тәэмин итте, шулай ук салым һәм таможня ташламалары бирде. "Алабуга" МИЗында Соллерс, Роквул Ford-Sollers, Saint-Gobain, Air Liquide, Rockwool, Sisecam, Hayat Group кебек дөньяви танылган эре җитештерүчеләр резидент булды. Республика җитәкчелеге ай саен яңадан-яңа резидентларның заявкаларын карый-тикшерә. Шунысын әйтергә кирәк, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Күзәтчелек советы әгъзасы буларак, бу проектларның төп кураторы санала.

Берничә ай элек зонаны киңәйтү турында карар кабул ителде һәм якын елларда анда төрле юнәлештә продукция җитештерәчәк 60лап завод урнашыр дип көтелә.

Фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар югары технологияләргә нигезләнеп салат һәм яшелчә продукцияләре эшкәртәчәк завод төзүче "Ак дача"га зур өметләр баглый. Тазә җиләк-җимеш, гөмбә, салатлар түтәлдән өзелеп, чишмә суында юылачак һәм герметик төргәкләрдә супермаркетларга, җәмәгать туклануы предприятиеләренә, шул исәптән Макдональдсларга җибәреләчәк. Мондый пакетларның куллану срогы 5 көннән артмый. Яшел тәмләткечләрне кышын чит илдән кайтартучы компания җәен югары сыйфатлы чималны район авыллары хуҗалыкларыннан сатып алырга ниятли.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган хәбәрләргә караганда, җирле фермерлар "Ак дача" белән килешүләр дә төзеп өлгергән инде. Алга таба компания аларны сайланма орлыклар, ашлама белән тәэмин итәчәк һәм үсемлекләрне карау технологиясе буенча киңәшләр бирәчәк.

Республика Президенты әйтүенчә, 5-6 елдан Алабуга иң эре промышленность үзәгенә әвереләчәк. Ә авыл хезмәтчәннәре алдында гаилә фермаларын күбрәк булдыру, терлекләр санын һәм яңа технологияләр кулланып, сөрүлек җирләрне арттыру бурычы тора, чөнки МИЗны кем дә булса туендырырга тиеш бит!

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250