Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Салым декларациясе кампаниясе бара!

2012 елның 1 гыйнварыннан яңадан декларация кампаниясе башланды: салым түләүчеләр - физик затлар 2011 елда алган керемнәре турында исәп-хисап тоталар.

Рәсәй Федераль салым хезмәтенең Татарстан Җөмhүрияте буенча идарәсе мәҗбүри рәвештә декларация тапшырырга тиешле салым түләүчеләр категориясен искә төшерә:

- шәхси эшмәкәрләр (гадиләштерелгән салым салу системасына күчкән hәм йөкләнгән табышка бердәм салым түләүчеләрдән кала), үзләренең эшчәнлегеннән алынган керемнәре хакында;

- шәхси нотариуслар hәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка гражданнар (детективлар, юристлар, репетиторлар), үзләренең эшчәнлегеннән алынган керемнәре хакында;

- физик затлар белән төзелгән гражданин-хокукый характердагы шартнамәләр буенча керемнәр алганда (мәсәлән, фатирлар, бүлмәләр, йортлар, транспорт чаралары, торак булмаган биналар арендалаган өчен, шулай ук репетитор, гувернантка, няня яллаган өчен наем яисә аренда шартнамәләре h.б);

- милек хокукындагы (фатирлар, йортлар, дачалар, транспорт, җир кишәрлекләре) мөлкәтне сатканда - сатылган мөлкәт хуҗасы исемендә 3 елга хәтле исәптә торган очракта;

- кара hәм төсле металл ватыкларын hәм калдыкларын тапшырганда;

- җир паен арендага тапшырганда (мәсәлән, инвесторларга hәм физик затларга);

- оешманың устав капиталындагы өлешен сатканда;

- фәнни, сәнгати, әдәби hәм башка әсәрләр авторларының варислары керемнәр алганда;

- бүләк тәртибендә (гаилә әгъзаларыннан hәм (яисә) якын туганнарыннан, ягъни иреннән яисә хатыныннан, ата-аналардан hәм балалардан, шул исәптән уллыкка алынганнардан hәм уллыкка алучылардан, бабайдан, әбидән hәм оныклардан, әти бер әни башка яисә әни бер әти башка булган агай- энеләрдән hәм апа-сеңелләрдән) акчалата hәм әйберләтә керемнәр алганда;

- Рәсәй Федерациясеннән читтә керемнәр алганда;

- салым агентлары (эш бирүче) тарафыннан физик затлар керемнәренә салым тотылмаганда (мәсәлән, акчасыз түләнгән очракта);

- лоторея уеннарын оештыручылар, тотализаторлар hәм башка комарлы уеннар, шул исәптән уен автоматларыннан файдаланып та (мәсәлән, "Могҗизалар кыры", "Кем миллионер булырга тели?" уеннарында, "Бинго" лотореясе буенча) оештыручылар түли торган отышларны алганда.

Декларация (3-НДФЛ формасындагы) тапшыруның сонгы чоры 2012 елның 30 апреле.

Тутыру өчен декларация бланкларын салым органнарында түләүсез алырга мөмкин.

Рәсәй Федераль салым хезмәтенең Татарстан Җөмhүрияте идарәсенең сайтында (http://www.r16.nalog.ru) «Декларация - 2011» исемле махсус компьютер программасы урнаштырылган, ул автоматик рәвештә декларацияне тутырырга hәм дөреслеген тикшерергә мөмкинлек бирә.

Салым инспекциясендә табышларны декларацияләү буенча справка бирү хезмәте телефоны эшли.

Моннан тыш, декларация бланкларын hәм аларны тутыру буенча анлатмаларны Татарстандагы барлык салым инспекцияләрендә ачылган консультация пунктларында алырга мөмкин. (пунктларның адресларын hәм телефоннарын шулай ук Рәсәй Федераль салым хезмәтенең Татарстан Җөмhүрияте идарәсенең сайтында белергә мөмкин (http://www.r16.nalog.ru).

Рәсәй Федераль салым хезмәтенең Татарстан

Җөмhүрияте буенча 9нчы районара салым

инспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев