Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТ

2021 елда Татарстанда кече бизнес вәкилләренә 3,2 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелде

Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Узган елда Татарстанда 1769 кече һәм урта эшкуарлык субъекты 3,2 млрд сумлык ярдәм алды. 

Әлеге ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында грантлар, субсидияләр һәм йөкләмәләр рәвешендә бирелде, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгы.

Ярдәм чараларын алу өчен Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына (Казан, Петербург ур., 28), яисә фондның иҗтимагый вәкилләренә (fpprt.ru сайтының «Минем бизнес» бүлегендә танышырга мөмкин) һәм +7 (843) 524-90-90 кайнар линия аша, шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясе +7 (800) 444-16-70 буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән ил территориясендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев