Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТ

Алабуга мәктәпләренә интерактив җиһазлар кайтарылган

«Мәгариф» илкүләм проектының «Цифрлы белем мохите» федераль проекты кысаларында оешмаларны заманча җиһазлар белән тәэмин итәләр.

Мәктәпләрне яңа җиһаз белән тәэмин итү, өстәмә белем һәм балаларның сәләтен үстерү өчен үзәкләр, көллиятләрдә заманча остаханәләр һәм мөгаллимнәр өчен «Кванториум»нар ачу — «Мәгариф» илкүләм проекты биргән мөмкинлекләр шундый.

Әйтергә кирәк, әлеге проектлар РФ Президенты башлангычы белән 2019 елдан тормышка ашырыла.

Хәзерге вакытта шәһәрнең 8 мәктәбендә «Заман мәктәбе» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» белем үзәкләре булдырылган һәм эшләп килә. Районның Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева әйтүенчә, алар «Мәгариф» илкүләм проектына таянып барлыкка килде. 

Танайка һәм Поспелово мәктәпләрендә цифрлы һәм гуманитар үсеш юнәлешендә белем бирү үзәкләре ачылды. Проект барышында мәктәпләрнең информатика, хезмәт, тормыш иминлеге нигезләре кабинетларына һәм проект урыннарына ремонт ясалган. Үзәкләрне булдыру шулай ук мәктәпләрнең матди-техник базасын яңартырга мөмкинлек бирде: робототехника буенча җиһазлар, беренче ярдәм күрсәтү өчен җайланмалар, шахмат уеннары өчен кирәк-яраклар һәм күп кенә башка нәрсәләр кайтарылды.

Бехтерево, Костенеево, Лекарево, Морт мәктәпләре һәм Тарловкадагы 11нче мәктәп базасында табигый фәннәр һәм технология юнәлешләре буенча үзәкләр оешкан. Биредә лаборант бүлмәләре, биология, химия, физика кабинетлары төзекләндерелгән, физика, химия, биология, экология, физиология, нейротехнология буенча заманча цифрлы җиһазлар, ноутбуклар һәм башкалар куелган. Бу мәктәпләрнең укытучылары яңа җиһазлар белән эшләргә өйрәнә.

Моннан тыш, мәктәпләр Казан талантлар университеты, КФУның Алабуга институтын «Камил Әхмәт улы Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты» балаларга өстәмә белем бирү үзәге, Яр Чаллының «Кванториум» балалар техника паркы «Халыкара компетенцияләр үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» белән челтәрле бәйләнеш һәм хезмәттәшлек турында килешү төзегән, бу исә укучыларга һәм мөгаллимнәргә конкурсларда, чараларда актив катнашырга мөмкинлек бирә.

«Мәгариф» илкүләм проектының «Цифрлы белем мохите» федераль проекты кысаларында оешмаларны заманча җиһазлар белән тәэмин итәләр.

Алабуганың 6 мәктәбенә (2, 3, 8нче мәктәпләр, Инженер-технология лицее, күп профильле лицей, «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем белем бирү комплексы) ноутбуклар, интерактив панельләр, телевизорлар, видеокамералар, күп функцияле җайланмалар кайтарылган.

«Мәгариф» проекты нигезендә, шәһәрнең 3нче мәктәбендә хәзер 40 ноутбук бар, шуларның 37се — мобиль сыйныфларга, 3се — дәресне интернет челтәрендә күрсәтә торган камералар өчен. Ике интерактив панель — математика һәм информатика бүлмәсендә, зур телевизор — тормыш иминлеге нигезләре кабинетында.

— Интерактив такта геометрия дәресләрендә бик ярдәм итә. Элек укучыларга геометрик фигураларны сызарга туры килсә, хәзер әзер материал белән эшләп була. Әлеге панель балаларны нык кызыксындыра, чөнки яңалык һәрвакыт үзенә тарта. Бу кабинетта принтер да урнашкан, бу бик уңайлы — сынап карау имтиханнарын шушында үткәрәбез, — ди 3нче мәктәпнең математика укытучысы, укыту эше буенча директор урынбасары Мария Балабанова.

«Мәгариф» илкүләм проекты бәрабәренә Алабуга муниципаль районы мәгариф учреждениеләренә федераль һәм республика бюджетларыннан 5 елда 20 миллион сумга якын акча кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев