Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТ

Алабуга районы Бехтерево авылында күпер төзекләндерелде

Әлеге күперне ил күләмендәге проект барышында «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» программасы буенча төзекләндерделәр.

Бехтерево авылында Каринка елгасы аша салынган күперне төзекләндерү тәмамланды. 

Әлеге күперне ил күләмендәге проект барышында «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» программасы буенча төзекләндерделәр. Андый проектлар Россиядә 2019 елдан ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырыла.

Корылма зур, аның озынлыгы — 43 метр, шуңа күрә ремонт эшләренә 63 миллион сум акча киткән. Авыл өчен бу юл бик әһәмиятле, аннан кешеләр генә түгел, комбайннар, тракторлар үтә. Күпер салынганга 40 ел, кырыйларыннан, җәяүлеләр йөргән җирдә, убылган урыннар барлыкка килгән, шуңа аннан узу куркыныч була башлаган.

− 2022 елда район җитәкчеләре булышлыгы белән без күперне торгызуга документлар әзерли башладык, аларны Юл хуҗалыгы министрлыгына тапшырдык. Бу мәсьәләне хәл итүдә Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовтан ярдәм сорадык. 2023 елның маенда төзү эшләре башланды, октябрь ахырына тәмамланды, − ди Бехтерево авыл җирлеге башлыгы Николаев Кусаев. 

Күпернең иске бетон катламын алып ташлап, өстен тулысынча алыштырганнар, ныгытканнар, киртәләр куелган, яңгыр сулары агып китәрлек итеп җайланган. Күпер баганалары да яңадан торгызылган. Шулай ук янәшә тирәлекне дә тәртипкә китергәннәр.

Хәзер авылның башка урамнарыннан да күперне карарга киләләр, барысы да яңа корылмага карап шатлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев